Шәтке авылында яшәүче МАВЛЕЕВА ФИРДАНИЯ ДӘРВИЯН КЫЗЫның 30нчы гыйнвар көнне 55 яшьлек юбилее

Хөрмәтле хезмәттәшебез!
Бәйрәмегез белән ихлас котлап, Сезгә нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез.
Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыгызның, оныкларыгызның ихтирамын, күңел җылысын тоеп яшәргә Ходай насыйп итсен. Сез - һәрвакыт яхшы күңелле, олы җанлы, ярдәмчел, үз эшегезнең остасы. Без Сезне ихлас күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз.
Акыллы да, сабыр да сез, тыйнак һәм итагатьле.
Гомерегез буйларына сау-сәламәт, булсагыз иде чиксез бәхетле!
Юлыгызда киртә очраса да, тирән упкыннарга юлыкмагыз,
Һәрчак сезгә ярдәмгә килерлек хезмәттәшләрегез барын онытмагыз.
Иң изге теләкләр белән Шәтке авыл җирлеге коллективы.
Нет комментариев