Теләче авылында яшәүче Авхадиев Инсафетдин Фәрзетдин улын юбилее белән котлыйбыз!
Теләче авылында яшәүче Авхадиев Инсафетдин Фәрзетдин улының 9 сентябрьдә
60 яшьлек юбилее
Кадерле әтиебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерергә мөмкин түгелдер. Ул рәхмәтләр галәм сыман иксез-чиксездер. Синең кебек миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең ышаныч та, таяныч та, яклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, рәхмәт яусын сиңа. Киләчәктә әниебез белән иңне-иңгә куеп, җан тынычлыгы тоеп, тынычлыкта яшәргә насыйп итсен.
Күп кешеләр өчен, әти,
Булдың син үрнәк.
Ә без балаларың өчен –
Иң яхшы терәк.
Әниебез өчен булдың
Яхшы киңәшче.
Рәхәт яшә, әти, авырмыйча.
Йөзгә җиткәнче!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Насиха, балаларың Айрат – Гүзәлия, Радик – Гүзәл, оныкларың Рүзәл, Азалия, Әмир, Алия. Бу теләкләргә туганнар, кода - кодагыйлар да кушыла.
Нет комментариев