Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлаулар

Үзәк бистәсендә яшәүче кадерле әниебез САЛИХОВА НУРИЯ НУРИСЛАМ КЫЗЫна 3 майда 70 яшь тулды.

06 мая 2022, 10:46

1088

0

0

Үзәк бистәсендә яшәүче кадерле әниебез САЛИХОВА НУРИЯ НУРИСЛАМ КЫЗЫна 3 майда 70 яшь тулды.

Кадерле әниебез! 

Без сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Ныклы сәламәтлек, тән сихәтлеге, күңелеңдәге җан җылысының - нуры сүнмичә, сүрелмичә без, балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт сиңа.

Рәхмәт, әни, безгә гомер бирдең,

Төн йокламый карап үстердең.

Йөрәк җылың кушып барыбызга

Яшәр өчен ныклык, көч бирдең.

Туган көнең котлы булсын әни,

Юбилеең узсын күңелле.

Балаларың бүген сине котлый,

Шушы инде бәхет түгелме?!

Һәрвакытта булдың өйнең яме,

Авыр чакта безгә син терәк.

Озак яшә, һәрчак сәламәт бул,

Син бит, әни, безгә бик кирәк!

Әти белән тигез яшәгез сез,

Ничек матур парлап йөргәндә!

Шулай бергә каршы алыгыз сез,

Без сагынып кайтып кергәндә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Миннехаҗи, кызың Венера, улларың Айрат, Ринат, киявең Ильсур, киленнәрең Диләрә, Резеда һәм оныкларың.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев