25 мартта юл төзүчеләр, янгын сүндерүчеләр һәм журналистлар куйган концерттан фоторепортаж
Сезнең игътибарга 25 март көнне район юл төзү һәм ремонтлау бүлеге, район янгын сүндерү бүлеге һәм без - «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре куйган концерттан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Алга таба, киләсе атна башына концерттан видео-өзеләр дә күрсәтергә исәп итәбез, сайтны карап барыгыз. Өч оешманың берләшеп концертка әзерләнүе барыбыз өчен дә төрле...
Сезнең игътибарга 25 март көнне район юл төзү һәм ремонтлау бүлеге, район янгын сүндерү бүлеге һәм без - "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге хезмәткәрләре куйган концерттан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Алга таба, киләсе атна башына концерттан видео-өзеләр дә күрсәтергә исәп итәбез, сайтны карап барыгыз.
Өч оешманың берләшеп концертка әзерләнүе барыбыз өчен дә төрле яктан файдалы булды. Беренчедән, оешмалар арасында дуслык җепләре ныгый, юл төзүче һәм янгын сүндерүче егет-кызлар безнең өчен инде чит кешеләр түгел. Дәвамлы репитицияләр, сценарий уйлап табу һәм ул сценарийны тагын да камилләштерү өстендә бергәләп эшләү безнең араларны якынайтып, дуслаштырып куйды.
Миңа калса, әлеге концертлар, нинди генә сәбәп белән куелса да (Җиңүнең 70 еллыгымы ул, районның яңадан башка чыгып яши башлавына 25 ел тулумы), иң беренче чиратта тамашаны оештыручы коллективлар өчен файдалы - коллективны берләштерә, бер-берсен ярты сүздән аңлый торган команда булып оешуга зур ярдәм итә.
Әлбәттә, тамаша булгач, ул инде кешеләр өчен куела, төп максат - килгән тамашачылар өчен кызыклы чыгышлар ясау.
Без дә концертка шул максатны истә тотып, тамашачыга кызыклы булсын дип төзедек сценарийны. Һәркем булдыра алганын эшләде. Мин, мәсәлән, җыр-биюгә оста түгел, әмма скетчка катнаша алам икән бит.
Ә җырга-моңга, биюгә осталар өч оешманың өчесендә дә күп булып чыкты. Әлегә бу турыда күп язмый торам, шушы арада Фәнил абый Нигъмәтҗанов концерт турында күләмле мәкалә язып өлгертәчәк. Анда сез катнашучылар турында кызыклы мәгълүмәтләр, концерт турында фактлар белә алырсыз. "Теләче" гәҗитен укып барыгыз!
Раил Ильясов
Илнар Вәлиев фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев