Алар флоттагыча дус, бердәм
Иртәгә илебез җәмәгатьчелеге Хәрби Диңгез флоты көнен билгеләп үтәчәк.
Әлеге уңайдан, 26 июль көнне, Теләче авылының “Җиңү Аллеясы”нда тантаналы чара булды, морякларның үзләре тарафыннан берничә ел элек Хәрби Диңгез Флотында хезмәт иткән якташларыбыз истәлегенә һәм хөрмәтенә булдырылган обелискка чәчәкләр салынды. Чарада Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итүчеләр, аларның хәләл җефетләре, балалары һәм оныклары, чик сакчылары, десантчылар, Әфган сугышы ветераннары һәм үсеп килүче буын вәкилләре - “Яшь Армия” егет-кызлары катнашты.
Аннары, сүз районның Хәрби Диңгез Флоты гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр берләшмәсе җитәкчесе, Шәтке урта мәктәбе ди ректоры Александр Ибушев беләнГабделгазиз Вәлиәхмәтовка (шулай ук Шәтке авылыннан) бирелде. Армия сафларына алынганчы тимерче булып эшләгән Габделгазиз абый, флотта яхшы хезмәт иткәне, күрсәткән батырлыкла-ры өчен В.И.Ульянов-Ленинның 100 еллыгы уңаеннан чыгарылган медаль белән бүләкләнә. Әлеге күңелле вакыйгага инде шактый еллар үтеп, заманалар үзгәрсә дә Габделгазиз ага өчен бүләкнең кыйммәте бер дә үзгәрми. Чөнки ул аңа гомере, сәламәтлеге хакына бирелгән олы бүләк булып кала. Корабльдә үткәрелгән спорт, хәрби хәзерлек ярышларында, ул гел алдынгы урыннарны яулый. Алай гына да түгел, бик сирәкләргә генә эләгә торган бүләккә ия була: ун көнгә әти-әнисе һәм якыннары янына ялга кайтарыла. Беръюлы аларның корабле Атлантик океанда штормга эләгә. Шул чакта мачтага менүче биш морякның берсе, татар егете - ул була. Әлеге биш морякның батырлыгы арка-сында хәрби корабль фаҗигага дучар булмыйча, исән-имин ярга әйләнеп кайта. 26 июль көнне дә Габделгазиз абыйга Татарстан Республикасы Хәрби Диңгез Флоты берләшмәсенең Рәхмәт хаты, күкрәк билгесе тапшырылды. Ул аны муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин кулыннан кабул итеп алды.
Хәрби Диңгез Флотында хезмәт итүчеләр иге - чиге булмаган илебезне саклаганнар һәм бүген дә Россия иминлеген уяу саклап хезмәт итәләр. Россия Федерациясе Хәрби Диңгез Флоты зур һәм бай тарихка ия. Россия флотилиясе тотрыклык һәм иминлегебез нигезе булып тора. Без моның белән чиксез горурланабыз. Бу уңайдан Россиядә Диңгез Флотын булдыруда зур өлеш керткән, аңа нигез салган Петр I дә искә алып китмичә булмый. Төбәгебездә, аеруча Кайбыч урманнарында үскән мең яшәрлек имәннәр корабльләр төзегәндә бер дигән чимал булып тора. Хәзер исә, Александр Ибушев билгеләп узганча, Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан хәрби корабльләр төзү заводы илдә -көндә дан тота.
Североморск, Владивосток, Балтийск, Севастополь һәм Новороссийск шәһәрләрендәге иң эре базалар илнең иминлеген төрле юнәлешләрдә тәэмин итә һәм куркынычсызлык янауларына оператив җавап бирергә мөмкинлек
бирә.Бүген Россия флотында дистәләгән эре хәрби кораблар, йөзләгән су асты көймәләре, палуба авиациясе самолетлары һәм вертолетлары исәпләнә, бу аны дөньяның иң эре флотларының берсе итә. Бу фактлар Россия Хәрби Диңгез Флотының әһәмиятен һәм көчен ассызыклый, аның милли иминлекне тәэмин итүдә һәм дөньяда тотрыклыкны саклауда ролен күрсәтә. Рәсми чыгышлар һәвәскәр җырчы Айдар Якуповның дәртле җырлары һәм тантананы алып баручы Рәйханә Антонованың аһәңле, шигъри чыгышы белән үрелеп барды.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев