Баландышта бәйрәм уңаеннан чара узды
Ватанны саклаучылар көне – ул Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм сугыш батырлыклары символы булып тора. Бәйрәм уңаеннан, Баландыш мәдәният йортында “Батыр йөрәкле ир-егетләребез” дип исемләнгән кичә үткәрелде.
Авылның яшь, батыр егетләре, ике командага бүленеп, зирәклектә, җитезлектә һәм уңганлыкта көч сынаштылар. Чара күңелле уеннар, матур чыгышлар белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев