Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Фәрит Мөхәммәтшин көрәш буенча районара ярышларны ачу тантанасында катнашты

Кичә, “Бердәм Россия” көне кысаларында, ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Сәгыйть Гыйниятуллин призына 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында узган көрәш буенча районара ярышларны ачу тантанасында катнашты.

"Балалар спорты" федераль партия проекты кысаларында оештырылган әлеге турнир 2012 елда "Бердәм Россия" халык программасы буенча төзелгән "Батыр" спорт комплексы базасында узды. 

Ачылу тантанасында шулай ук “Бердәм Россия” Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, Теләче районы башлыгы һәм партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Айрат Фәтхуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий катнашты.

Моннан тыш, ТР Дәүләт Советы Рәисенең милли көрәш буенча спорт мастеры, республика һәм Россия беренчелекләрендә күп тапкырлар җиңүче Сәгыйть Гыйниятуллинга рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев