Кыю һөнәр иясе
Гомер буе сайлаган һөнәренә тугры калып, игелекле эшләре-гамәлләре белән ихтирам яулаган, уңышларга ирешкән кешеләр чын мәгънәсендә бәхетле. Саба районы Оет авылында гади колхозчылар гаиләсендә дөньяга аваз салган Илһам Гилумхан улы Гараев та 27 елдан артык гомерен Теләче районы янгын сүндерү бүлегендә янгын машинасында хезмәт куя.
Әлеге хезмәт юлына аяк баскан Илһам абый башта сельхозхимиядә, аннары колхозда КамАЗда эшләп тәҗрибә туплый.
- Балачакта мин радиомеханик булырга хыялланган идем. Ләкин тормышның миңа үз планнары булган икән. Мәктәпне тәмамлап, ике ел Германиядә хезмәт итеп кайткач, өч ел сельхозхимиядә эшләп алдым. Аннан кире үзебезнең колхозга кайттым. Бер КамАЗ машинасы җыеп чыкканым хәтеремдә, запас частьларын төрле җирдән алып кайта идем. Элек бит эшләгәнгә акча бирмиләр, икмәкләтә бирәләр иде. Эшләгәч, кулга акча аласы килә. Шуннан, болай булмый дип, Теләчегә чыгып киттем, эш эзләргә. Күрше районнан икәнемне белгәч, бик аласылары килмәде эшкә. Юл уңаеннан шушы янгын сүндерү бүлегенә дә сугылдым. Ул вакытта биредә җитәкче булып Лапин Анатолий Алексеевич эшли иде. Ул биш куллап эшкә алды. Менә шулай, 1998 елдан бирле биредә хезмәт куям, - дип үзенең хезмәт юлы белән таныштырды әңгәмәдәшем.
Илһам Гилумханович әлеге һөнәрне сайлавына бер дә үкенми. Эшкә кергәч, Әтнәдә, техникумда белем алып кайтырга да өлгерә ул. “Төрле хәлләр була инде, юл һаләкәтләренә чыкканда ерактан машинаны күргәч, калтыраган чаклар да булгалый куркудан, төнлә йоклый алмый да ятабыз, эштән кайткач”, - диде ул. Бер тәүлек эшләп, өч көн ялы бар, шул өч көндә кире “кеше хәленә кайталар” икән авыр булган чакларда. Аның үз гомерендә янгыннарның, юл һаләкәтләренең ниндиен генә күргәне юк. Арада кеше гомерен саклап калганнары да, коткара алмаганнары да бар. Кайберләре еллар үтсә дә, онытылмый аларның...
Илһам Гилумхан улы бүгенге тормышыннан бик канәгать, тормыш иптәше Земфира ханым белән бер малай, бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балаларның инде үз тормышлары. – Илһам Гилумхан улы һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Бер сорауны да, үтенечне дә кире какмый. “Аңа сәламәтлек һәм уңышлар телибез”, – диде хезмәттәшләре дә, аңа озын гомер теләп.
Минемчә, Илһам абыйның сайлаган һөнәре булган барлык эшләргә караганда да иң түзем һәм физик әзерлекле кешеләр һөнәредер. Мондый хезмәт – олы хөрмәт, ә үзләренең гомерләрен аямыйча да эшләргә сәләтле кешеләр горурлык хисе уята!
Зөлфия Ибраһимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев