Теләче Информ

Теләче районы

Район яңалыклары

Район газетасына язылучылар арасында күп призлар уйнатылачак!

18 март көнне Олы Нырсы авылында, икенче тапкыр, 2023 ел – Милли мәдәниятлар һәм гореф- гадәтләр елы кысаларында “Нәүрүз + Язылучылар көне” дип исемләнгән чара узачак.

Программада: күңелле -кызыклы уеннар, җыр, бию, баянчылар чыгышы, кайнар чәй, тәмле коймак, плов, балалар өчен батут, поп-корн, сәүдә нокталары һәм башка кызыклы чаралар булачак.

Шулай ук, бәйрәмдә, сез,  2023 елның икенче яртыеллыгы өчен  "Теләче” газетасына ташламалы бәядән - 759  сум 42 тиеннән язылып кала аласыз. Язылучылар арасында ел ахырында призлар уйнатылачак. Төп призыбыз - бозау!

Бу көнне дә  язылучылар арасында (шушы ук квитанцияләр катнаша) бүләкләр  уйнатачакбыз! 

Реклама
2VtzquYYXcQ

Бәйрәм чарасына Казаннан - ТМТВ премиясе лауреаты Гүзәл Гәрәфиева, җырчы һәм баянчы Радик Газизов, Айдар Шакиров, Ильшат Гайнутдинов һәм башка күп кенә кунаклар кайтуы көтелә! 

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2VtzquYYXcQ