Сатуда яңа китап!
Танылган язучы Зиннур Хөсниярның әлеге китабына кергән «Әтием кайда, Суслонгер?!.» дигән повесте Бөек Ватан сугышында олы Җиңүгә үзенең әйтеп бетергесез зур өлешен керткән авыл халкына багышлана.
Язучы әсәрендә сугышка киткән ирләр, тылда калган хатыннар һәм балаларның авыр тормышын, язмышын, аларның рухи батырлыгын нечкә психологизм белән сурәтләп бирә.
«Күкеле сәгать» хикәясендә автор укучысын гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында уйланырга чакыра, аларның бәллүр кебек саф һәм бик нечкә, нәзберек булуы турында искәртә.
Бәясе 120 сум.
Безнең адрес: Теләче авылы, Болынлык урамы, 6а йорты
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев