Саубуллашу кичәсе үткәрелде
Олы Кибәхуҗа авылы балалар бакчасында мәктәпкә керүче балалар белән саубуллашу кичәсе үткәрелде.
- Без дърт шаян малаебызны мәктәпкә озатабыз.Әле кайчан гына бик бәләкәй малайлар иде, инде менә мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттеләр.Бәйрәмгә әниләр, әбиләр дә килгән иде. Мәктәпкә китүчеләр рәхмәт сүзләрен шигырьләр,җырлар аша җиткерделәр. Бу балаларны котлап башка бәләкәй балалар да шигырьләрен, җырларын, матур биюләрен башкардылар. Иң кечкенә ике бәләкәй кызыбыз да бик матур итеп биеп күрсәттеләр. Иң ахырдан вальс башкарылды. Без бу малайларга исәнлек, сәламәтлек, әйбәт укуларын, тәртипле булуларын гына телибез.Илләребез имин булсын!, – диде әлеге балалар бакчасы мөдире Гөлгенә Солтангәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев