Штаб тулы көченә эшли
Хөрмәтле райондашлар, гуманитар ярдәм кабат әзерләнә башлады.
- Штаб эшли, егетләргә әйберләр китерүчеләр булса, кабул итәбез. Алдан әйтеп узган идек, ярмалар, макароннар күп җыелды, алары урынына егетләр сораган әйберләр алсагыз иде. Печеньеларның мәсәлән, килолысы урынына пачкаларда булса әйбәтрәк, чөнки озаграк саклана. Хәзер суыклар башланды, егетләрнең куллары, тәннәре ярыла, купшаклана. Каз мае бик файдалы, диләр. Хәзер күп кеше казлар эшкәртә, каз майлары булса әйбәт булыр иде. Эретеп, кечкенә пюре банкаларына тутырып җибәрер идек. Кайбер районнар 1000 банка ясап җибәрәбез, диләр, - дип хәбәргә чыкты волонтёр кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев