Теләче үзәк китапханәсендә «Татарча диктант» яздылар
14-16 ноябрь көннәрендә Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә бөтен дөнья татар телендә грамоталык дәрәҗәсен тикшерә алачак.
Бүген, Теләче үзәк китапханәсендә, мәдәният хезмәткәрләре дә «Татарча диктант» яздылар. Быелгы акция бөек татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышлана, шуңа күрә текст аның иҗатыннан алынган.
Акциянең максаты – татар телен саклау һәм аны киң җәмәгатьчелек арасында популярлаштыру, грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, шулай ук татар халкының милли үзаңын һәм мәдәни үзенчәлеген ныгыту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев