Тынгысыз булса да
Бер генә өлкәне дә шоферлардан башка күзаллап булмый. Басу кырларда икмәк үстерәләр, зур заводларда шоферсыз була алмый. Шулай ук ашыгыч ярдәм бүлегендә алар байтак. Шундыйларның берсе Теләче үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче Игорь Назаров. Үзенең хезмәтен яратып, җиренә җиткереп, намус белән башкара торган хезмәткәрләрнең берсе.
Игорь Александрович Үзәк бистәсеннән. Мәктәптә укыганда 21 укучының дүртесе трактор йөртү өчен таныклык ала. Алар арасында безнең язмабыз герое да була. Мәктәпне тәмамлагач совхозда эшли, соңыннан Армия сафларына алына. Өйләнеп тормыш коргач Ульяновск якларына чыгып китә. Анда заводта эшли, газовик та булып эшләргә туры килә. Ләкин туган як үзенә тарта, туган бистәсендә мәктәптә эшли, 8 ел дәвамында кибетләргә товар ташый, Иске Җөри авылында комплекста сакта да торырга туры килә. Танышлары хастаханәгә эшкә чакыргач, бирегә килеп урнаша.
Юлда йөрергә яраткан Игорь Александрович өчен сменалап эшләү, тынгысыз хезмәт булуы да куркытмый. Кирәк вакытта табибларга да ярдәм кулы суза. “Эшемне яратам, күптән ияләндем инде, коллективыбызда яхшы. Яшьләр дә бар. Аңлашып, дус-тату эшлибез. Ашыгыч ярдәм машиналары да яңара, мин йөри торганы алты ел элек кайтты. Хәзер заманча, яңа машиналар белән эшлибез. Тормыш булгач каядыр китәргә, барырга да туры килә. Иптәшләребез белән эшкә зыян килми торган итеп бер-беребезне алыштырабыз. Баш табибыз Ирек Илгизович хәлгә керә, бу уңайдан кыенлык килеп чыкканы юк. Аңлашып, ярдәмләшеп эшләүгә ни җитә соң”.
Сөйләшү барышында: “Юлда сезгә юл бирәләрме, башка шоферларның мөнәсәбәте ничек?”, - дигән сорауны да бирдем. “Ашыгыч булганда, машинаның сирена сигналын кушабыз. Юл бирәләр. Күпчелек шоферлар юлда ашыгыч ярдәм машинасын күргәч, кырыйга чыгалар, яки тизлекләрен акрынайталар”, - диде ул.
Бер көн эшләп кайткач, шоферлар икенче көнне өйдә кизү торалар. Сменадагы машина җитешмәгәндә, шалтыратуны кабул итүгә алар эшкә килә.
Кайбер көннәр, тыныч узса да, кайвакытта, медицина хезмәткәрләре белән алар төнне-көнгә ялгап диярлек ярдәм күрсәтә. “Берсендә сигез сәгать эчендә ике тапкыр Казанга, ике тапкыр Олы Нырсыга, өч тапкыр Сабага гына барып кайтырга туры килде”, - диде.
“Районыбыз халкы сау-сәламәт булсын. Үзләрен сакласыннар, кайгыртсыннар иде. Хастаханәгә эшкә килеп эшли башлаганыма үкенмим, тынгысыз булса да үземә ошый. Хезмәт урыныңа барасың килеп бару үзе куаныч”, - диде ул саубуллашканда
Эльмира Әхмәтҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев