Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Энергетиклар искәртә: электр линияләре сузылган урыннарда саклагыч зоналар бар

Һава электр үткәргечләренең саклагыч зоналарында ЛЭП зарарлануга китерә торган гамәлләр башкару тыела.

«Челтәр компаниясе» АҖ юридик затларның, эшмәкәрләрнең исенә төшерә: һава һәм чыбыклы электр тапшыргычлар сузылган урыннарда зурлыгы электр үткәргеч элемтәдәге (ЛЭП) көчәнеш төренә (классына) бәйле булган саклагыч зоналар бар (0,4 кВ — 2 метр, 10 кВ — 10 метр, 35 кВ — 15 метр, 110 кВ — 20 метр көчәнешле ВЛ).

Саклагыч зона — электр челтәрләрен саклап, аларны имин һәм ышанычлы эшләтү урыны, анда электр тапшыргыч линияләре һәм электр хуҗалыгының башка объектлары зарарлануга юл куелмый, шулай ук электр тогыннан бәхетсезлек очраклары кисәтелә торган тиешле эш шартлары булдырыла.

Һава электр үткәргечләренең саклагыч зоналарында түбәндәгеләр тыела: электр үткәргеч элемтә (ЛЭП) зарарлануга китерә торган һәм (яисә) гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә, шул исәптән милегенә зыян салуга китерә торган теләсә кайсы гамәлләр: үткәргеч һәм баганаларга әйберләр ыргыту, учак ягу, төзелеш чималын туплау, машина урыны һәм терлек кую урыннары ясау, электр хуҗалыгы объектларына керергә комачаулый торган корылмалар салу, кеше күп җыела торган чаралар үткәрү һ. б.

Һава һәм чыбыклы электр тапшыргыч элемтәләрнең саклагыч зоналары чикләрендә челтәрле оешманың язма рөхсәтеннән башка: бина һәм корылма төзү эшләре, агачлар һәм куаклар утырту һәм кисү, 0,45 метрдан да тирәнрәк казу эшләре (чыбыклы элемтә урнашкан урыннарда), зур күләмле яисә йөк күтәрешле техника кулланып эшләү (биеклеге 4 метрдан арткан) тыела.

Электр челтәрләрен куркынычсыз һәм авариясез эшләтү, кеше тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китермәү максатында, АЭЧ җир кишәрлекләре хуҗаларыннан челтәрле оешмалар белән килешүдән башка югары көчәнешле элемтәләрнең саклагыч зоналарында эшчәнлек алып бармауларын үтенә.

Реклама

Россия Федерациясе Гражданлык Кодексының 222 маддәсенә яраклы рәвештә, үз белдеге белән төзелгән корылма аны төзегән зат тарафыннан яисә аның хисабына сүтелә. Шул рәвешле, югары көчәнешле элемтәләрнең саклагыч зоналарында үз иреге белән корылмалар (йортлар) төзүче затлар электр челтәрләренә хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау өчен киртә ясап кына калмый, үз тормышларын куркыныч астына куялар, законсыз төзелгән һәм барыбер сүтеләсе корылма аркасында, күрәләтә вакытларын, акчаларын һәм көчләрен әрәм итә.

Һава электр тапшыргыч элемтәләрнең саклагыч зоналарындагы эшләрне килештерү буенча барлык сораулар белән «Челтәр компаниясе» АҖнең Кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кабул итүгә https://gridcom-rt.ru сайтында языла аласыз, киңәшү өчен бердәм контакт-үзәге телефоны: 8-800-2000-878.

«Челтәр компаниясе» АҖ филиалы «Алабуга электр челтәрләре»

Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2Vtzqv2FjB7