Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

«Сетевая компания» акционерлык җәмгыятендә язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында да искә төшерәләр

Язгы кыр эшләрен башкарганда имгәнүнең сәбәпләре аз түгел, әмма аларның берсе — эшне оештыру белән бәйле.

Башланасы чәчү эшләре белән бәйле рәвештә, «Сетевая компания» АҖ электр тапшыру линияләренең саклау зоналарында эшләр «Электр челтәре хуҗалыгы объектларының сак зоналарын билгеләү кагыйдәләренә һәм мондый зоналар чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен куллануның аерым шартлары» (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2009 елның 24 февралендәге 160 номерлы карары белән расланган) нигезендә катгый рәвештә оештырылырга тиеш, дип искәртә. Электр челтәрләрен саклау кагыйдәләре таләпләрен бозуда гаепле вазыйфаи затлар һәм гражданнар РФ Дәүләт Думасы тарафыннан 2001 елның 30 декабрендә кабул ителгән Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 9.7 статьясы нигезендә җаваплылыкка тартылалар. 

«Алабуга электр челтәрләре» «Сетевая компания» АҖ филиалы шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә электр линияләренең саклау зоналарында һәм энергия объектлары янында язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында да искә төшерә.

Язгы кыр эшләрен башкарганда имгәнүнең сәбәпләре аз түгел, әмма аларның берсе — эшне оештыру белән бәйле: кышкы чорда күп кенә хезмәткәрләр үзләренең төп белгечлекләре буенча куркынычсыз эш алып баруның алымнарын һәм хезмәтне саклау буенча таләпләрне оныта. Шуңа бәйле рәвештә, язгы кыр эшләрен башкаруда мәшгуль булган хезмәткәрләр белән максатчан инструктаж, хезмәтне саклау таләпләренә өйрәтүне үткәрергә кирәк.

Хезмәт иминлеген тәэмин итү, язгы кыр эшләренә әзерләнгәндә һәм аларны үткәргәндә травматизмны профилактикалау максатында түбәндәгеләрне башкарырга тәкъдим итәбез: язгы кыр эшләрен әзерләү һәм уздыру чорында хезмәтнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча һәркайда оештыру-техник чаралар эшләргә; хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итәргә; техниканың хәрәкәт итү маршрутларын төзергә.

Язгы кыр эшләре якынлашу сәбәпле, ВЛ саклау зоналарында эш башкаручы механизаторларның игътибарын эшнең куркынычсызлыгына юнәлтелүен телибез. ВЛның саклау зонасы: киеренкелек линияләре өчен: 1 кВ-2 м га кадәр; 6-10 кВ-10 м; 35 кВ-15 м; 110 кВ-20 м; 220 кВ-25 м.

Машиналарның электр үткәргечләр астында хәрәкәте транспорт позициясендә, чыбыкларның иң аз эленеп торган урынында, терәккә якынрак җирдә генә рөхсәт ителә. Электр үткәргечләр астында машиналарны туктату, ягулык салу, ремонтлау катгый тыела.

Әгәр дә сез эшне башлаганда өзелгән, эленеп торган яки җирдә яткан электр чыбыгын, шулай ук зарарланган терәкне тапсагыз, бу хакта электр челтәрләре предприятиесенә 8-800-2000-878 телефоны аша хәбәр итегез. 

Машинаның өлешләре ток үткәрүче чыбык белән кагылышкан очракта, йөртүче мөмкин кадәр тизрәк механизм һәм чыбык өлешләре арасындагы элемтәне өзәргә тиеш.

Киеренкелеккә эләккәндә, машина кабинасыннан металл корпуска кагылмыйча чыгарга, ишекне ачарга һәм җиргә сикереп төшәргә, куркыныч зонаны бер аякта сикереп яки «каз» адымы ярдәмендә аяк табаннарын җирдән аермыйча һәм аяклар арасында буш аралык барлыкка китермичә китәргә кирәк.

ХӨРМӘТЛЕ МЕХАНИЗАТОРЛАР! ОНЫТМАГЫЗ, ЭЛЕКТР ТОГЫ КЕШЕЛӘРНЕҢ ТОРМЫШЫ ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕГЕ ӨЧЕН ҮЛЕМ КУРКЫНЫЧЫ ТУДЫРА.

«Алабуга электр челтәрләре» «Сетевая компания» АҖ филиалы https://gridcom-rt.ru

Реклама хокукларында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев