Табибларга кытлык дәвам итә
Татарстанның сәламәтлек саклау системасында 15 меңнән артык табиб һәм уртача медицина белеме булган 38 мең белгеч эшли, дип хәбәр итә сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.
Шул ук вакытта, уңай динамикага карамастан, 2025 елда тармакка бары тик 239 яңа табиб кына килгән.
Аеруча киеренке вәзгыять 50 меңнән алып 500 меңгә кадәр кеше яшәгән шәһәрләрдә - Лениногорск, Чистай, Бөгелмә һәм Түбән Камада күзәтелә. Министр билгеләп үткәнчә, бу муниципалитетлар төп федераль ярдәм программаларына кертелмәгән, ә хезмәт хаклары һәм социаль түләүләр дәрәҗәсе монда авыл җирлегенә караганда түбәнрәк.
Проблеманы хәл итү өчен төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы берничә чара тәкъдим итә. Алар арасында - проблемалы районнарда хезмәткә түләү буенча юл карталарын яңадан карау, яңа белгечләр өчен торак белән тәэмин итү буенча муниципаль программалар эшләү, шулай ук җирле хастаханәләр һәм поликлиникалар җиһазларын модернизацияләү.
Чыганак: веститатарстан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев