Елена Сафина автор яңалыклары
-
Хәйрия бәйрәме
10 нче декабрь көнне «Батыр» спорт комплексында Бөтендөнья инвалидлар көненә багышланган "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия бәйрәме узды. Бу көнне безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы педагоглары Баева А. Г., Шәймәрданова М. Н., Хафизова А. Р., Мөбәрәкова Д. М. мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм аларның әти –әниләренә мастер-класс үткәрделәр. "Йөрәктән йөрәккә" дигән хәйрия бәйрәме матур традициягә әверелде, ул инде менә ничә ел тормышка ашырыла һәм үз тирәсенә сәламәтлек үзенчәлекләре булган балаларга үз җылысын бүләк итәргә әзер булган битараф булмаган кешеләрне җыя.
-
Балалар бакчасында «Яшел ут»республика смотр-конкурсының муниципаль туры булып узды
10 декабрь көнне Теләченең 1нче балалар бакчасында «Яшел ут»республика смотр-конкурсының муниципаль туры булып узды. Ел саен үткәрелә торган бәйге балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда урам һәм юлларда куркынычсызлыкның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру мәсьәләсен хәл итүгә системалы якын килүне оештыру максатыннан үткәрелә.
-
Теләче 2 нче балалар бакчасында узган район семинарында катнаштылар
Бүген педагоглар Хадиева Ф.Г., Мөбәрәкова Д. М., Сафина Е. В. «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендәге педагогик коллективының һөнәри компетентлыгы-белем бирү хезмәтләренең сыйфатын арттыруның төп факторы буларак» дигән темага Теләче 2 нче балалар бакчасында узган район семинарында катнаштылар.
-
Иң яхшы тәрбияче
Традиция буенча ел саен районның балалар бакчаларында иң яхшы тәрбиячене ачыклау йөзеннән һөнәри бәйге оештырыла. Быел тәрбиячеләр бәйгесе Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы базысында үтте һәм анда 6 педагог көч сынашты.
-
Тәрбиячеләр аттестация үттеләр
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында, тәрбиячеләрнең аттестацияләү планы нигезендә, мәгариф бүлеге педагогик осталык атналыгын үткәрде. Дәресләрне Узәк, Лесной,Теләче №1, 2 нче номерлы балалар бакчалары тәрбиячеләре күрсәтте.
-
Алтын яфрак
«Алтын яфрак» һәм салкын көзге һава торышы алдыннан Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Көз»темасына рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәр төрле-төрле килеп чыкты, һәм бер-берсенә охшамаган. Барлык рәсемнәрне педагоглар балалар бакчасында оештырылган баланың иҗат күргәзмәсенә куячак
-
Адаптацияләү чоры бара
Хәзерге вакытта безнең балалар бакчасында кече яшьтәге икенче төркем балаларының адаптацияләү чоры бара. Шуңа күрә тәрбиячеләр балалар бакчасында балаларның уңайлы адаптацияләнүенә, тәрбияче һәм балалар белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруга, һәр баланың эмоциональ - уңай хисләре һәм активлыгы тотрыклы булсынга барлык көчләрен куялар
-
1 октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә
Беренче октябрьдә бөтен дөньяда өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне без әби - бабаларыбызны хөрмәтлибез.
-
Һөнәри бәйрәме
Сентябрьнең соңгы көннәрендә барлык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәрләр көне билгеләп үтелә.
-
Уку елы башлану - балалар бакчасы, ата - аналар һәм аның тәрбияләнүчеләре тормышында яңа этап башлану
18 сентябрь көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында «Уку елы башлану - балалар бакчасы, ата - аналар һәм аның тәрбияләнүчеләре тормышында яңа этап башлану» темасына гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.
-
Анкетирование ПК
Сегодня педагоги МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 являющиеся кандидатами на повышение квалификации в 2020 году прошли прошли анкетирование через личный кабинет системы электронного образования РТ.
-
Игътибар- балалар акциясе
«Игътибар-балалар!» акция кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактика һәм тәрбияләнүчеләрне юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүгә юнәлтелгән чаралар уздырылды.
-
Яңа уку елына куелган бурычларга багышланган педсовет узды
Бүген Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасында яңа уку елына куелган бурычларга багышланган педсовет узды.
-
Эш урыннарына махсус бәя бирелде
Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында эш урыннарына махсус бәя бирелде. Хезмәт шартларын махсус бәяләү-производство тирәлегенең һәм хезмәт процессының зарарлы һәм (яки) куркыныч факторларын идентификацияләү һәм аларның хезмәт процессының йогынтысын бәяләү буенча эзлекле гамәлгә ашырыла торган чараларның бердәм комплексы булып тора.
-
Балалар витамин түтәлләре белән таныштылар
Бүген Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасының урта төркем тәрбияләнүчеләре урамда йөрү вакытында витамин түтәлләре белән таныштылар.