Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Балалар бакчасында «Яшел ут»республика смотр-конкурсының муниципаль туры булып узды

10 декабрь көнне Теләченең 1нче балалар бакчасында «Яшел ут»республика смотр-конкурсының муниципаль туры булып узды. Ел саен үткәрелә торган бәйге балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларда урам һәм юлларда куркынычсызлыкның тотрыклы күнекмәләрен формалаштыру мәсьәләсен хәл итүгә системалы якын килүне оештыру максатыннан үткәрелә.

Конкурсның төп бурычы-үзләренең иҗади тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер булган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең иң актив һәм иҗади педагогларын ачыклау.
 Конкурсның муниципаль этабында районның 6 педагогы катнашты, алар арасында безнең  Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе – Һадиева Ф.Г. да бар. Бәйгенең беренче этабында катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча компьютер тесты уздылар, икенче этапта үз портфолиоларын тәкъдим иттеләр. Өченче этапта катнашучылар үз тәрбияләнүчеләре өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча дәресләр күрсәттеләр. Бәйге нәтиҗәләре буенча Һадиева Ф.Г. финалист булды, диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде. Хезмәттәшебезне әлеге бәйгедә катнашуы белән котлыйбыз!
 
10 декабря на базе МБДОУ-Тюлячинский детский сад №1 прошёл муниципальный тур республиканского  смотра-конкурса  «Зелёный огонёк». Ежегодный конкурс проводится с целью организации системного подхода к решению вопроса профилактики детского дорожно-транспортного травматизма всех участников образовательного процесса и формированию у дошкольников устойчивых навыков безопасного поведения на улицах и дорогах.
Главная задача конкурса - выявление наиболее активных и творческих педагогов дошкольных образовательных учреждений, готовых делиться своим творческим опытом.
 В муниципальном этапе конкурса участвовали 6 педагогов района, среди которых есть  воспитатель из нашего  детского сада – Хадиева Ф.Г.На первом этапе конкурса участники  прошли компьютерное тестирование по знанию правил дорожного движения , на втором этапе представили свое портфолио. На третьем этапе участницы демонстрировали занятия, которые они проводят по правилам дорожного движения для своих воспитанников. По итогам конкурса Хадиева Ф.Г. стала финалисткой, награждена дипломом и памятным подарком. Поздравляем  коллегу с участием в этом конкурсе и желаем всегда видеть в глазах своих воспитанников только счастье, улыбки и доброту!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев