Борыч чәчәргә өйрәнәбез (БАКЧАЧЫГА КИҢӘШЛӘР)
Борыч - иң витаминлы яшелчәләрнең берсе. 100 г борычта 300 мг аскорбин кислотасы, 400 мг рутин, 12-16 мг каротин, В группасы витаминнары, шикәр, эфир майлары бар. 30-40 г борыч кешенең С, А, Р витаминнарына булган тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерә. Аның составындагы рутин капиллярларны ныгыта, организмга С витамины җыярга булыша, аппетитны яхшырта,...
Борыч - иң витаминлы яшелчәләрнең берсе.
100 г борычта 300 мг аскорбин кислотасы, 400 мг рутин, 12-16 мг каротин, В группасы витаминнары, шикәр, эфир майлары бар. 30-40 г борыч кешенең С, А, Р витаминнарына булган тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерә.
Аның составындагы рутин капиллярларны ныгыта, организмга С витамины җыярга булыша, аппетитны яхшырта, ашказаны согы бүленеп чыгуны көчәйтә.
Чәчәргә 1-2 сәгать кала, туфракка алсу марганцовка эремәсе сибәләр. Әзер орлыкларны, рәт араларын 5әр см калдырып, 2 см саен чәчәләр. Тартмалар өстен пленка белән каплап, җылы урынга куялар. Үрентеләр тишелеп чыгуга, тартманы иң якты урынга куялар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев