Чистайдан Роза Ибәтуллина пекин кәбестәсеннән рәтле уңыш үстереп ала алмавы турында зарланып хат язган. “Җәй җиттеме, пекин кәбестәләрем дәррәү чәчәк атарга керешә, ел саен хезмәтем бушка китә. Түтәлем кояшлы урында, су сибәм, ашлыйм, ә кәбестәләрем баш ясамыйлар. Җитмәсә, аларга көтүләре белән вак корткычлар ябырыла, эчләренә лайлачлар кереп тула. Кайда нинди хата җибәрүемне аңлый алмыйм. Бәлки мин белмәгән берәр сере бардыр? Шул хакта “Татарстан яшьләре”ндә тәфсилләп аңлатып язсагыз иде”, — дигән ул.