Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Эх, бәрәңгесе дисеннәр: мул уңыш алу өчен нинди сортны сайларга? (КИҢӘШЛӘР)

Көннәр җылытты, авыл халкы чәчүлек бәрәңгесен баздан чыгарып, кояшта җилләтеп алу җаен карый башлады. Соңгы елларда бәрәңге уңышы бер дә сөендерми. Берәүләр моның сәбәбен җәйнең коры килүе белән бәйләп караса, икенчеләр бәрәңге орлыгының начар булуыннан күрә. Шуңа да хәзер күпләр аны сатып алу җаен карый. Орлыкның кайсы сортын сайларга, гомумән...

Көннәр җылытты, авыл халкы чәчүлек бәрәңгесен баздан чыгарып, кояшта җилләтеп алу җаен карый башлады.

Соңгы елларда бәрәңге уңышы бер дә сөендерми. Берәүләр моның сәбәбен җәйнең коры килүе белән бәйләп караса, икенчеләр бәрәңге орлыгының начар булуыннан күрә. Шуңа да хәзер күпләр аны сатып алу җаен карый. Орлыкның кайсы сортын сайларга, гомумән яхшы уңыш алуның сере тагын нәрсәдә? Әлеге сораулар белән без Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының үсемлекләрне саклау үзәге җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиевага мөрәҗәгать иттек.

- Фәния Фәйзрахмановна, ни өчен соңгы елларда бәрәңге уңышы начар була башлады?
- Моны бер җөмлә белән генә әйтеп булмый. Иң беренче чиратта бәрәңге орлыгының начар булуы, бакчада чәчү әйләнеше ясамау яки аны ял иттермәүгә дә бәйле. Бәрәңгенең төрле инфекцияләргә, авыруларга бирешүчәнлеге дә уңышны бермә-бер киметә. Уңышның түбән булуының тагын бер сәбәбе, безнең карашка, җәйнең коры килүеннән һәм туфрак кибү белән бәйле авырулардан. Шуңа да сугарылмый торган җирдә Роко сортын чәчәргә, орлык материалын яңартып торырга киңәш итәбез.

- Безнең шартларга яраклаштырылган тагын нинди сорт бәрәңгеләрне утыртырга тәкъдим итәсез?
- Шәхси хуҗалыклар өчен иң яхшысы, кабатлап әйтәм, Y-вируска һәм фузариозга тотрыклы булган Роко сорты. Y-вируска бөтенләй бирешми торган Ароза, Кортни, Регги, Юбилей Жукова сортларына өстенлек бирегез. Удача, Невский, Зекура сортлары да яхшы, әмма аларны сугарып торырга кирәк. Ни өчен дигәндә, корылыкта алар фузариозга бирешә. Импала, Ред Скарлетт, Жуковский ранний дигән сортларны шулай ук сугарып тору зарур. Моннан тыш, бу сортларның орлыгын һәр ике-өч ел саен алыштырып торыгыз, чөнки әлеге дә баягы Y-вируска бирешүчәннәр.

- Корылыкка чыдам булган нинди сортлар бар?
- Корылыкка чыдам сортлар - Роко һәм Винета, эссегә бирешми торганнардан Кортни белән Реггины әйтә алам.

- Орлыклык бәрәңге кибетләрдә дә сатыла, аларны ничек сайлап алырга?
- Бәрәңге орлыгы берничә категориягә бүленә - супер-суперэлита, суперэлита, элита, беренче, икенче һәм өченче репродукция. Югары репродукция, ягъни суперэлита, элита категориясенә кергәннәргә өстенлек бирегез. Орлыклык бәрәңгене орлыклар сатыла торган кибетләрдән алырга тырышыгыз.


- Әңгәмә башында, җирне дә ял иттерергә кирәк, дигән идегез?
- Авыл җирендә бәрәңгене еллар буе гел бер бакчага утырталар, җир ял итми, шуңа күрә чүп үләннәре дә котырып үсә, төрле авырулар барлыкка килә. Бакчаны өч-дүрт өлешкә бүлеп, шуның бер өлешенә генә бәрәңге чәчәргә кирәк, калган өлешләрен ял иттерәсез. Бәрәңге - бөртеклеләр - борчак - рапс схемасын кулланырга була. Шәхси хуҗалыкларда бу бик үк уңайлы түгел, шуның өстенә бакчаның мәйданын да киметүчеләр күп. Шуңа да бакчаны һич югы икегә бүлегез. Бер өлешенә - бәрәңге, икенче өлешенә клевер (люцерна) чәчәсез. Ике-өч ел шулай утырткач, урыннарын алыштырасыз.

- Чүп үләннәреннән ничек арынырга?
- Бәрәңгене утырткач һәм утыртып ике атна үткәч, ягъни тишелеп чыкканчы тырмалагыз. Бу чүп үләннәреннән 80 процентка арынырга булыша. Бәрәңге төбен күмгәндә дә чүбен утап барыгыз. Чәчү әйләнешен ясау да ярдәм итә. Чүп үләннәре һаман шулай күп булса, көзен гербицидлар (глифосат) белән эшкәртегез. Утаган үләннәрегезне межада калдырмагыз. Алар көпшәкләндерелгән туфракта яңгырдан соң кабат үсеп китә ала.

- Колорадо коңгызына каршы ничек көрәшергә?
- Хәзерге вакытта бәрәңгене эшкәртеп утыртмыйча, аңа каршы торып булмый. Утыртыр алдыннан бәрәңге орлыгын «Престиж» препараты белән эшкәртегез. Әмма аны фәкать августта алыначак бәрәңге өчен генә кулланыгыз. Ул вакытка кадәр агуы чыгып бетә аның. Химик матдәләр бөтенләй чыгып бетсен өчен, 60 көн кирәк. Иртә өлгерешле сортларга аны кулланмагыз. Әлеге препарат орлыкны эшкәртүче кешегә һәм әйләнә-тирәгә куркыныч тудырмый. Бер тонна бәрәңге өчен 5-6 литр суга 0,8 литр «Престиж» салыгыз. Бәрәңгене яшелчә сеткасына тутырып, пленка өстенә куеп эшкәртегез. Катнашманы өстән сибәсең дә берничә тапкыр сетканы әйләндереп аласың.

- Бәрәңгене җир температурасы ничә градуска кадәр җылынгач утыртырга кирәк?
- Туфрак температурасы 8 градуска кадәр җылынырга тиеш. Халык сынамышлары буенча, ул каен яфрагы тиен акча кадәр булганда.

- Кайберәүләр, бәрәңге эре булсын өчен, чәчәкләрен кисеп чыга икән...
- Миңа калса, бу нәтиҗәле чара түгел.

- Бәрәңгене көл белән кушып утыртучыларга ни диярсез?
- Туфракка калий кертергә кирәк. Агач көле исә калий чыганагы булып тора, шуңа өстәп, аңарда макро һәм микроэлементлар да бар. Моннан тыш көл, селтеле мохит тудырып, туфракның ачылыгын киметә. Бу исә үсемлеккә үсеп китәргә һәм авыруларга каршы торучанлыкны арттырырга ярдәм итә.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев