Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Эш коралларының гомерен ничек озайтырга?

Гадәттә, язгы чорда көрәкләр, тырмалар, сәнәкләр даими файдаланыла. Арытаба, аларга ихтыяҗ бераз кими. Эш кораллы яңгыр астында, туфрак өстендә дә калырга мөмкин. Нәтиҗәдә, аларга зыян килә. Баксаң, мәсьәләне җиңел генә хәл итәргә мөмкин икән.

Әлбәттә, хәстәрлекле хуҗа һәр эш коралын кадерләп, саклап тота. Мәшәкатьләр баштан ашкан чорда, бу мәсьәләгә игътибар җитмәскә мөмкин.

Эш коралларын саклый торган җайланманы үз кулың белән ясарга да, әзерен файдалынырга да мөмкин. Гадәттә, кирпеч өя торган поддонны стенага сөяп, көрәк, сәнәк, тырма, себеркене урнаштырырга мөмкин. Булмаса, үз кулың белән дә ясавы авыр түгел. Моның өчен такта, борыс, кадак һәм чүкеч таләп ителә. Корылма җиңел, күчереп йөртмәле. Аны тышта, гаражда, сарайда да урнаштыра аласыз.

 

 

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев