Гладиолус суганчаларын ничек сакларга?
Чәчәкләрнең тамыр бүлбеләрен агып торган суда юып, атна буе киптерәбез. Аннары, авырулар һәм корткычлардан саклау өчен, фунгицид белән эшкәртәсе була. Моның өчен «Максим» препараты (бер чиләк суга 100 грамм исәбеннән), бакыр купоросы яки марганцовка кулай. Бүлбе тамырларны эремәдә 30 минут тотарга кирәк. Кайбер бакчачылар георгин тамырларын җылы парафинга да манып...
Чәчәкләрнең тамыр бүлбеләрен агып торган суда юып, атна буе киптерәбез. Аннары, авырулар һәм корткычлардан саклау өчен, фунгицид белән эшкәртәсе була.
Моның өчен «Максим» препараты (бер чиләк суга 100 грамм исәбеннән), бакыр купоросы яки марганцовка кулай. Бүлбе тамырларны эремәдә 30 минут тотарга кирәк. Кайбер бакчачылар георгин тамырларын җылы парафинга да манып ала. Хасил булган пленка аны дымнан саклый. Георгин, бегония тамырлары, гладиолус суганчасын кышын картон тартмаларда яки кәгазь пакетларда саклыйлар. Гладиолус, георгинны, суган кебек үк, капрон оекка тутырып, эленгән хәлдә дә сакларга була. Суыткычка да куярга мөмкин. Болай иткәндә, киндер капчыкка салып, кәгазьгә төрәсе була. Тартмага тутырган очракта, аның төбенә кәгазь җәегез. Тамыр бүлбеләрен бер кат тезеп чыгып, өстенә коры пычкы чүбе яки ком сибегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев