Теләче Информ

Гөлләр шау чәчәк атсың, дисәң..

Шөкер, ямьле язны көтеп алдык, тәрә зәләребез якты кояш нурларына коена башлагач, күңелләр күтәрелеп китте.

Уңган хуҗабикәләр кыш буе үлле-мәлле йокымсырап утырган бүлмә гөлләрен күләгәле урыннардан, идән асларыннан алып чыгып, тернәкләндереп җибәрү хәстәренә кереште. Тиздән авыл өйләренең, шәһәр фатирларының тәрәзә төпләрендә шау чәчәкле гөлләр балкып утыра башлар. Якын дусларым, күршеләрем, туганнарым арасында гөлләргә мөкиббән китүчеләр, аларның серен белүчеләр шактый. Балтач районының Югары Шубан авылында хан сараедай иркен йортта гомер итүче сабакташым Әминә Мөхәммәтҗанованың өендә кырыкка якын төрдәге гөл үсүен күреп шаккаткан идем. Һәр йортта диярлек үсүче талымсыз карабодай гөле, яран, тамчы гөл кебекләреннән тыш, нәзакәтле азалия, орхидея сыман үтә дә нәзберекләренең дә “телен белә” икән дускаем.

Телефоннан хәл белешкәндә:

Реклама

— Бу арада эшем тыгыз әле, гөлләрем белән мәш киләм, — диде ул һәм гөл карау серләре белән уртаклашты. — Чирләмәсеннәр, кортламасыннар өчен, барысын да мунчага алып кереп, өсләренә тимер купоросы эремәсе бөркедем. Дезинфекцияләп бер атна тоткач кына өйгә алып кердем. Яраннарның картайган ботакларын кисәм, кыскартам, гөлләремнең кайберләренең туфрагын өлешчә, ә кайсыларыныкын тулысынча алыштырмыйча булмый. Кайберләренә субстрат өстәү дә җитә. Яран, кына сыман гади гөлләрем ярмалы кара туфракка күчерүгә риза булса, азалия, орхидея сыман чит илләрдән кайткан кунакларга субстрат, мүк, вакланган нарат кайрысы өстәргә туры килә. Быел декабристларым ноябрьдә чәчәк ата башлаган иде, март буенча аллы-гөлле булып, бүлмәне бизәп утырдылар. Аларны идән астына төшереп куеп, йокыга талдырырга, ял иттерергә вакыт җитте. Бүләк итеп балаларым алып кайткан розаларны да чыгарып атмыйм, үземчә тамырландырам. Алар бик иркә, күп хезмәт, игътибар сорыйлар. Кибеттә сатылучы “Для роз” катнашмасын сатып алу мөмкинлегем булмаса, чыбыкчаларын тамырландырасы составны ком, бераз черемә, уңдырышлы көпшәк туфрак катнаштырып, үзем әзерлим. Туфрагын дренаж катламы өстенә тутырам. Тамырландырыласы роза ботагының өч бөреле булуы мөһим. Чыбыкчаның иң астагы бөредән түбәндәге өлешен кыеклап, өченче бөре өстендәгесен аркылыга кисәм. Кибеп китмәсеннәр өчен, өске кисемнәренә бакча сумаласы сылыйм. Бер тәүлек “Корневин” эремәсендә торган чыбыкчаны, астагы бөресе күмелерлек итеп, дымлы туфракка утыртам һәм өстенә тишекле пленка пакет кидереп куям. Роза даими рәвештә дымлы мохиттә торса гына тамыр җибәрә ул. Уңдырышлы яңа туфракка күчергәч, гөлләрне берничә көн яктылык читтән сибелеп төшә торган урында тернәкләндерергә кирәк. Тәрәзә төпләренә атна-ун көннән соң гына урнаштырам. Дренажга калий, магний, фосфорга бай банан кабыгы ваклап салсаң яхшы. Мин аларны кыш буе киптереп җыеп барам. Әфлисун, мандарин, лимон кабыклары да файдалы. Кактуслар төбенә су сибәр алдыннан бер чәй калагы шикәр комы таратып җибәрәм. Хәер, баллы суны бүтән гөлләр дә үз итә. Ярты стакан җылы суга ярты бал кашыгы шикәр комы яки бал салып болгатып сибәргә ярый. Биектау районы Торнаяз авылында яшәүче булдыклы кодагыем Мөнҗия Шәйхеразыеваның күпсанлы тәрәзә төпләрендәге аллы-гөлле яраннары, кыналары, миләүшәләре хәтта кышын да шау чәчәктә утыра. Ул гөлләрен чирләтмәү, ашлау җәһәтеннән аларга төнәтелгән көл эремәсен (1 аш кашыгы агач көлен 1 литр кайнар суда эретеп, 1 атна төнәтә) , суган кабыгы әчеткесен, эремчек суын, ит юган, йомырка пешкән суларны, әфлисун, гранат, лимон кабыгы төнәтмәләрен ун көнгә бер мәртәбә чиратлаштырып сибә. Кар, яңгыр суларын җылытып куллана. Анда яраннарның, хризантема, роза, азалия, тамчы гөл, абага, “акча гөле”, миләүшәләрнең ниндиләре генә юк! “Гөлләр кинәнеп чәчәк атсын өчен, алар белән сөйләшергә, ихластан яратырга кирәк. Гөлләр белән эш иткәндә күңелеңнең көр, уйниятләреңнең гел яхшыда булуы — иң кирәкле шарт. Алар да тере җаннар бит, авырсам, кайгырсам, шунда ук шәлперәя башлыйлар, чәчәкләрен коялар”, — дип сөйләп шаккатыра ул. Хәер, мондый күренешкә үземнең дә тап булганым бар. Мамадыш районы, Югары Кыерлы авылында яшәүче мәрхәмәтле, якты күңелле каенанам Флүрә Габдуллина үлгәч, элек ул тәрбияләп үстергән, идәннән түшәмгәчә сузылган купшы роза гөлләре, өйдәгеләрнең су сибүенә карамастан, башта чәчәкләрен, аннан яфракларын койдылар, ахырдан бөтенләйгә корыдылар.

Гөлләрнең чирләргә каршы торучанлыгын арттыру өчен, 1 аспиринны 1 литр суда эретеп, өсләренә бөркиләр. Гөлләр, гомумән, су коендырганны, яфракларын дымлы йомшак чүпрәк белән сөрткәнне ярата. Чәчәккә бөреләнгән чагында кастор мае белән тукландыру отышлы, дип язалар. 1 чәй калагы майны 1 литр җылы суга болгатып сибәргә кирәк икән. Гөл үстерү белән әлегәчә яратып шөгыльләнүче 87 яшьлек әнкәем Әминә Сабитова гөлләренә литр ярым җылы суга 1 чәй кашыгы алоэ гөле сыгынтысы салып, шуны болгатып сибә. Фикус гөлләре баллы чәй белән сыйлаганны, яфракларын сөткә манылган губка белән сөрткәнне ярата. Фиалкаларга айга бер-ике мәртәбә В12 витаминының 1 ампуласын 1 литр суга салып болгатып сибү җитә. Рус Мәмәтхуҗасы авылында яшәгәндә, күршебез Александра әбекәйнең, ашарга яраклы гөмбәләрне төнәтеп, шуны бермә-бер су белән сыеклап гөл төпләренә сипкәнен күргәнем бар иде. Кайбер хуҗабикәләр, яз көне рассадаларын чүпрә төнәтмәсе белән ашлаганда, бүлмә гөлләренә дә өлеш чыгара. Күргәнегезчә, гөлләр шаулап чәчәк атсын дисәң, шактый зур тырышлык, белем, бай тәҗрибә, беренче чиратта, күңел җылысы кирәк!

Хәмидә ГАРИПОВА.Казан

Чыганак: Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: