"Халык синоптигы" фаразы: Матур җәй көтмәгез, авыр ел килә. Юрарга да ярамый, әмма бер-ике хәвеф күренә...

Һава торышы кеше холкы кебек хәзер, биш минут саен үзгәрә. 1 майдагы 25 градус эсселеккә түзә алмыйча чишенеп аттык та, ике-өч көннән кабат кышкы куртка кирәк булды. Май кояшы әле дә сөендерми, җиле өтеп ала, урамга чыгарга кот оча. Бу хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Эссе көннәр кайчан җитә? Шуларны...
Һава торышы кеше холкы кебек хәзер, биш минут саен үзгәрә. 1 майдагы 25 градус эсселеккә түзә алмыйча чишенеп аттык та, ике-өч көннән кабат кышкы куртка кирәк булды. Май кояшы әле дә сөендерми, җиле өтеп ала, урамга чыгарга кот оча. Бу хәлләр кайчанга кадәр дәвам итәчәк? Эссе көннәр кайчан җитә? Шуларны белешү өчен Арча районы Кәче авылында яшәүче "халык синоптигы" Рәсим абый Солтановка мөрәҗәгать иттек.
Рәсим абый һава торышын 1970 елларда, колхоз рәисе булып эшләгәндә күзәтә башлый. Юраулары юш килә. Шуңа микән, аның сүзе Казанга да килеп җитә хәтта. Рәсим абый әйтүенчә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ел саен язгы һәм көзге кыр эшләре алдыннан аның белән киңәшләшкән. "Маратның әтисе белән дә дус яшәдек. Ел саен мөһим эшләр алдыннан Марат миңа шалтырата иде", - диде ул.
Рәсим абый эссе җәйгә өмет багламый. Моңа Хут суыгының булмавы сәбәпче.
-Хут суыгы 8 февральдән 19 мартка кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Шул аралыкта һава торышы минус тамгасы белән 30-35 градустан ким булырга тиеш түгел. Әмма булмады ул. Мин табигатьне күзәтә башлаганнан бирле хут суыгының булмый калуын хәтерләмим. Ә менә бабайлар сөйләгәне истә. Бу суыклар булмый калса, алар һәр көнне шөбһәләнеп көтә иде. Юрарга да ярамый, әмма бер-ике хәвеф күренә, - ди ул.
Рәсим абый сүзләренчә, 19 апрель барлык сынамышларга нәтиҗә ясый. Бу көнне күк йөзендә тыш бияләй кадәр болыт күренергә тиеш иде. Ә быел күкне кургаштай болытлар каплаган. Бу исә - яңгырлы җәйгә ишарә.
-Чәчүгә, бакча эшләренә һәм бәрәңге утыртырга берән-сәрән матур көннәр булу - Ходайның рәхмәте. Быел яңгырлы, дымлы җәй көтелә. Урып-җыюга да аяк чалачак ул. Мондый дымлы һава торышы ноябрь башына кадәр саклана, - ди Рәсим абый.
Табигатьне күзәтеп, булачак уңыш турында да белергә мөмкин. Әйтик, узган ел кура һәм җир җиләге мулдан булды. Димәк, көздән чәчеп калдырган культураларга өмет зурдан. Ә язгы культураларның ни дәрәҗәдә җитешәсен имән чикләвеге әйтә. Имән агачының кайсы ягында чикләвек күп, шул як районнарда уңыш уңа, чикләвек аз булган якта уңмый. Рәсим абый төгәл районнарны әйтә алмады, чөнки, авырып торгач, "посадка"га барып, моны сыный алмаган. Улларын кайтуын көтә.
-Гадәттә, Татарстанда июньнең беренче атнасыннан соң кыраулар чигенә. Тик быел берсе июнь ахырына да калырга мөмкин. Ул төшсә, эшләр хөрти. Урыны-урыны белән дә кырау сугарга мөмкин. Табигатьне тыңлап яшәсәң, барысын да белергә мөмкин. Былтыр кызыл миләш уңды, ул - кеше башына. Миләш уңган елны авыру, үлем күп була, диләр. Бу чыннан да шулай, - ди ул.
Рәсим абый сүзләренчә, майда уртача тәүлеклек температура 10-14 градустан артмас. Июнь дә салкынча, яңгырлы була. Бу - Рамазан ае. Гадәттә, ураза тотучыларның хәлен Ходай Тәгалә үзе җиңеләйтә, эссе көннәр бирми. Июльдә дә кызу көннәр бик күренеп тормый. Булса да берән-сәрән генә. Бар өмет августка! Тик ай башында кирәгеннән артык кызу булып, урып-җыю вакытында тоташ яңгырлар китү ихтималы зур. Хәерлегә булсын!
Чулпан ШАКИРОВА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 май 2022 - 17:17Безнең белән кызыксыналар Агымдагы елның 15-18 май көннәрендә башкалабызда Халыкара сөт форумы уза.5800
-
17 май 2022 - 13:13Сотрудники Госавтоинспекции Татарстана продолжают вручать автокресла многодетным семьям В Мамадышском районе сотрудники Госавтоинспекции МВД по Республике Татарстан совместно с работниками ГБУ «Безопасность дорожного движения» передали многодетной семье Шариповых автокресло для новорождённого сына.6200
-
17 май 2022 - 11:37Яшен һәм көчле җил көтелә 17 нче майда Татарстан территориясендә урыны белән яшен, секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә.18000
-
17 май 2022 - 09:54"Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында районда эш барышы Бүгенге көндә «Теләче үзәк район хастаханәсе» бинасында график буенча түбә ябу, эчке коммуникацияләрне сүтү эшләре алып барыла, электр челтәрләрен, вентиляцияләрне монтажлау эшләре бара, шулай ук, тәрәзәләр урнаштырылган.13100
-
17 май 2022 - 09:45Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в Казанском марафоне Команда АО «Транснефть - Прикамье» приняла участие в ежегодном Казанском марафоне. 14-15 мая представители Альметьевского, Казанского, Ромашкинского и Пермского районных нефтепроводных управлений (РНУ) и аппарата управления, а также члены их семей стали участниками забега на различные дистанции - всего более 40 человек.9200
-
17 май 2022 - 08:3129 май якшәмбе көнне Теләче "Ихлас" мәчете бинасында "Намаз уку" бәйгесе үткәреләчәк Бәйгедә балалар гына катнаша. Алар берничә төркемгә бүленәчәк.7000
-
17 май 2022 - 08:05ЯШЕЛЧӘЛЕ КӘТЛИТ Ит, тоз, кәбестә, помидор, баллы борыч, үсемлек мае. Ит яшелчәләрдән күбрәк булырга тиеш. Барысын да иттарткычтан чыгарырга. Тәменчә тоз өстәп, кәтлитләр ясарга. Кызган табада ике ягын да кыздырырга һәм 30-40 минут духовкада пешереп бетерергә.5900
-
16 май 2022 - 16:29«Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды 2022 нче елның 13-14 май көннәрендә тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Воспитать человека» Республика һөнәри осталык конкурсының финалы булып узды.15400
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.30602
-
16 май 2022 - 15:13Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирде Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә.7900
-
16 май 2022 - 14:31Райондашларыбызны донор көнендә актив катнаштырга чакырабыз 18 МАЙ көнне иртәнге 8.00 сәгатьтән башлап Теләчедә донор көне узачак. Теләче авылы үзәгендә кан тапшыру мобиль пункты эшләячәк, анда 18 яше тулган барлык теләүчеләр донор була ала. Үзегез паспорт алырга онытмагыз!12200
-
16 май 2022 - 13:59Иганәчебез Айнур Фәннүр улына зур рәхмәтлебез "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге уздырган барлык чараларыбыз да иганәчеләр ярдәме белән уза.17700
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.52900
-
17 май 2022 - 17:24Кастингка чакырабыз!
-
13 май 2022 - 19:59Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан узучы "Тарихны онытмыйк" бәйгесенә нәтиҗәләр ясадык.
-
17 май 2022 - 17:14"Татарстан Республикасы авылларында яшәүче халыкның хезмәт активлыгын арттыру" буенча зональ семинар-киңәшмәБүген Кукмара районында "Татарстан Республикасы авылларында яшәүче халыкның хезмәт активлыгын арттыру" буенча зональ семинар-киңәшмә узды.5300
-
16 май 2022 - 11:40Татарстанда Сабантуй көннәре билгеләнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән быелгы Сабантуйларның датасы билгеләнде.52900
-
16 май 2022 - 14:37Район башлыгы авылларда булды Районда ел дәвамында төзелеш һәм төзекләндерү эшләре зур темплар белән бара. Тигез урыннан биек диварлар калкып чыга.34900
-
16 май 2022 - 08:54Авыл җирендә яшәп, өч бала алып кайтканнарга торак яки машина бирергә мөмкиннәр Тиздән авыл җирендә яшәп, өченче баласын алып кайткан хатын-кызларга акча урынына йә торак, йә машина бирергә мөмкиннәр. Моңа кадәр Татарстанда авылда яшәүче 29 яшенә кадәр 3 бала тапкан ханымнарга дәүләт акчалата ярдәм күрсәтә иде.34700
-
16 май 2022 - 15:56Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбе яклады 14 май көнне Лаеш шәһәрендә ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән Республика конкурсының финал өлеше булып узды.30602
-
15 май 2022 - 06:57Кабер өстенә басарга ярыймы? Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы җавап бирә:24700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика