Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Карт алмагачка яңа тормыш

Күп очракта алмагачка яңа көч кертүдә аның карт ботакларын кисү дә зур роль уйный. Ботакларын кисү өчен иң кулай вакыт - соңарган кыш яки иртә яз. Безнең һава шартларында бу эш өчен октябрь ахыры һәм ноябрь башы оптималь санала. Ботакларны өчтән бер өлешкә кыскарталар. Бу берьюлы берничә проблеманы хәл итәргә...

Күп очракта алмагачка яңа көч кертүдә аның карт ботакларын кисү дә зур роль уйный. Ботакларын кисү өчен иң кулай вакыт - соңарган кыш яки иртә яз. Безнең һава шартларында бу эш өчен октябрь ахыры һәм ноябрь башы оптималь санала. Ботакларны өчтән бер өлешкә кыскарталар. Бу берьюлы берничә проблеманы хәл итәргә булыша:

- уңыш бирүен тизләтү;

- уңышны арттыру;

- алмагачның үсешен тәэмин итү;

- уңыш бирү периодларын арттыру;

- корткычларга каршы көрәшү;

- алмагачка яктылык төшүне булдыру;

- артык үсентеләрдән азат итү.

Агачны кисә башлаганчы, яхшылап карагыз. Кайвакытта алмагач төбеннән яңа үсенте чыккан була. Аны беренче чиратта кисәләр, чөнки ул алмагачның согын эчеп ята. Иң элек корыган, яшәү билгеләре күренмәгән, карт ботакларны кисәләр. Аннан соң авыру яки корткычлар тарафыннан зыян күргән ботаклар киселә.
Даими мул уңыш алу өчен алмагачка бирә дә белергә кирәк. Бу аны тукландыру дигән сүз. Агачларны органик һәм органик булмаган ашламалар белән сыйлыйлар. Мәсәлән, яшь алмагачның беренче чиратта тамыр системасын ныгыту мөһим. Шуңа күрә аңа тамыр тукландыру ашламасы кирәк.

Ә 25-30 еллык алмагач азот һәм фосфорга мохтаҗ. Әлеге матдәләргә кытлык кичерми икән, алмагач яшенә карамыйча уңыш бирүен дәвам итә. Шулай ук бакчачы профилактика турында да онытырга тиеш түгел. Гөмбә, паразитларга каршы чараларны вакытында куллану мөһим.

http://akcharlak.com/article/kart-almagachka-ya-a-tormysh/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев