Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Кәбестә — салкын, татлы борыч җылы ярата

Июньдә бакчачыларга эш тагын да арта: түтәлләрне чүп баса, яшелчәләргә су сибәргә һәм аларны вакытында тукландырырга да кирәк. Шулай ук июньнең беренче декадасында утырту-чәчү эшләре дә дәвам итә. Хәзер инде үсентеләрне, кыраулардан курыкмыйча, ачык түтәлләргә чыгарып утыртырга да була. Әмма 13нче июньдә дә кырау төшкән еллар булганын онытмагыз.

Кәбестә, помидор, патиссон, ташкабак кебек яшелчәләрнең үсентеләрен капламыйча утырталар, түтәлләргә кыярның җылы яратучы сортларын чәчәләр. Көннәр эссе булып, кояш кыздырса, ачык урында кәбестә ныклап үсеп китә алмый. Шуңа да бу яшелчәгә атнасына ике-өч тапкыр салкынча су сибәргә кирәк. Моннан тыш, әчетелгән сыер тизәге сыекчасын суга кушып сибәргә дә онытмагыз.

Июньдә татлы борычларга аеруча игътибар кирәк. Бу — җылы һәм дым яратучы яшелчә, аңа яхшы үсү өчен туфракның дымлылыгы 60-70 процент булырга тиеш. Татлы борыч үскән җир кибеп, катып китсә, аның чәчәк атуы һәм җимешкә төймәләнүе тоткарлана. Көннәр коры торса, бу яшелчәләргә 3-4 көн саен һәр төпкә 1,5-2 литр исәбеннән җылы су сибәргә киңәш ителә.

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X