Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Кыяр чүпрәле су ярата, яки бакчачыга файдалы киңәшләр

Кишер яхшы уңыш бирсен өчен, аңа түбәндәге эремәне сибегез: бер чиләк суга 3 грамм марганцовка һәм 2-3 грамм бор кислотасы салыгыз. Бер чиләк су 3-4 кв м га җитә. Әлеге процедураны икенче тапкыр егерме көннән соң кабатлагыз. Эремәне кишерне сирәкләгәннән соң сибү тагын да яхшы. Помидор эре булсын һәм тизрәк...

  • Кишер яхшы уңыш бирсен өчен, аңа түбәндәге эремәне сибегез: бер чиләк суга 3 грамм марганцовка һәм 2-3 грамм бор кислотасы салыгыз. Бер чиләк су 3-4 кв м га җитә. Әлеге процедураны икенче тапкыр егерме көннән соң кабатлагыз. Эремәне кишерне сирәкләгәннән соң сибү тагын да яхшы.
  • Помидор эре булсын һәм тизрәк кызарсын өчен йодалы су сибегез (ун литр суга өч-дүрт тамчы йод). Суны атнага бер тапкыр помидорның төбенә сибегез. Бер төпкә ике литр җитсен.


  • Кайбер бакчачылар кыярга чүпрәле су «эчертә». Моның өчен коры чүпрә дә (10 грамм), килолысын да кулланырга була. Чүпрәне ун литр суга салып, ике сәгать төнәтәсең. Эремәгә ике-биш аш кашыгы шикәр дә салыр­га була. Кыярны бу рәвешле сезонга ике тапкыр тукландыра аласыз. Чүпрәле судан соң кыяр тизрәк үсеп китә.
  • Кыярның яфрак­лары саргаю аңа калий җитми дигән сүз. Моның өчен аңа көл төнәтмәсе сибегез (ике аш кашыгы көлгә бер литр кайнар су салып, ике тәүлек төнәтәсез). Әлеге төнәтмәне крыжовникта ончыл чык (мучнистая роса) булганда да сибәргә була, әмма аны крыжовник бөреләнгән вакытта яки чәчәк атканнан соң кулланыгыз.



    Ончыл чыктан түбәндәге катнашма да булыша: 1 аш кашыгы содага 1 бал кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 төймә эретелгән аспирин һәм 4,5 литр су салыгыз.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев