Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Көздән утыртыла торган чәчәкләр

Бакчачыларның күбесе көз көне чәчәкләр дә утыртып калдыра. Шулай итсәң, язын көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр бакчага ямь бирә башлый. Күпләр суганчадан үсә торган чәчкәләрне кулайрак күрә: нәркисләр, мускарьлар, лаләләр, крокуслар һәм пушкинияләр утырта. Сары төстәге нәркис чәчәкләре Крокус чәчәкләре Флокс чәчәкләре Чалма чәчәк Чәчәкләрнең бу төрләре кояшлы урыннарны ярата....

Бакчачыларның күбесе көз көне чәчәкләр дә утыртып калдыра. Шулай итсәң, язын көннәр җылытуга ук беренче чәчәкләр бакчага ямь бирә башлый. Күпләр суганчадан үсә торган чәчкәләрне кулайрак күрә: нәркисләр, мускарьлар, лаләләр, крокуслар һәм пушкинияләр утырта.

Сары төстәге нәркис чәчәкләре

Крокус чәчәкләре

Флокс чәчәкләре

Чалма чәчәк

Чәчәкләрнең бу төрләре кояшлы урыннарны ярата. Утыртканда вакытын дөрес сайларга кирәк: туфракка кырау төшкәнче бер ай кала, соңгарак калсаң, чәчәкләр һәлак булу ихтималы зур. Сентябрь башыннан алып октябрь ахырына кадәр вакыт моның өчен иң яхшысы санала.

Кышка кергәнче утыртып калдырырга пионнар, ирислар, флокслар да әйбәт. Аларны сентябрьнең беренче көннәрендә утырталар, яннарына рудбекия, лаванда, ромашка һәм гвоздика да килешә, боларын инде шул ук айның икенче ункөнлегендә утыртырга ярый.

Лилияләрне туфракка туң төшәр алдыннан берәр әйбер белән өстән каплап кую яхшы. Кыш алдыннан җирне бераз казыштырып, ашламалап кую кирәк.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев