Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Март аенда бакча эшләре

Март- тәүге яз ае. Яшелчә бакчаларында әле ка­лын кар ята, бураннары да кабатланып тора. Әмма ко­яшлы аяз көннәр арта, язның якынлашуы инде сизелә. Мартның икенче яртысында кар акрынлап утыра һәм эри башлый. Бу айда яшелчә үстерүченең төп игътибары ачык грунт­та утыртылырга тиешле яшелчә культураларының рас­садаларын өй шартларында, иртә парникларда, теплица­ларда...

Март- тәүге яз ае. Яшелчә бакчаларында әле ка­лын кар ята, бураннары да кабатланып тора. Әмма ко­яшлы аяз көннәр арта, язның якынлашуы инде сизелә. Мартның икенче яртысында кар акрынлап утыра һәм эри башлый.
Бу айда яшелчә үстерүченең төп игътибары ачык грунт­та утыртылырга тиешле яшелчә культураларының рас­садаларын өй шартларында, иртә парникларда, теплица­ларда үстерүгә юнәлгән була. Өй шартларында иртә өл­герә торган помидорны рассада өчен - март башында, соң өлгерешле сортларын 18-21 мартта чәчәләр, ә бакла­жан, баллы борыч рассадалары инде март башында бе­ренче чын яфрагын чыгарып өлгерә. Иртә парникларда март башында иртә өлгерешле кәбестә чәчкеннәрен (рас­садаларын), шулай ук яшел килеш файдалану өчен ре­дис, кыяклы суган, салат һәм шпинат кебек культура­ларны чәчү башлана. Шул ук вакытта кышкы теплица­ларда кыяр, помидор һәм тыгызлагыч буларак яшел яшел­чәләр, тәмләткечләр үсә, кыярны сайлап җыю башлана.
Яшелчә үстерүчеләр бу айда шулай ук ачык грунт өчен минераль ашламалар әзерләүне дәвам итәләр, бакчалар­да кар тоталар, кар сулары тотарга әзерләнәләр. Шушы максат белән битләүләрнең авыш ягына аркылы рәвеш­тә кар өстенә һәр 2 м саен тасма-тасма итеп черемә яисә көл сибәләр, кардан валлар ясыйлар. Март ахырларында пленкалы теплицаларга рамнар куялар яисә ике катлап пленка белән ябарга керешәләр.
Март ахырларында күпчелек бакчачылар, буш вакыт­лары булганда, килер кошларыбыз - сыерчыклар өчен оялар ясап эләргә дә онытмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев