Май- елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшел яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.
Бу айда иң элек апрельдә башланган эшләрне төгәлләргә кирәк. Ай башында кишәрлекләрдә дым каплатуны, туфрак эшкәртүне дәвам итеп, иртә өлгерешле культуралар чәчүне, бигрәк тә иртә өлгерешле ак башлы, чәчәк, пекин кәбестәләрен һәм кольраби утыртуны төгәллиләр, иртә өлгерешле бәрәңге утырталар.
Майның беренче көннәрендә үк бакча җиләген (әгәр дә ул яшелчә бакчасында үстерелгән булса) туфрагы белән бергә күчереп утыртырга мөмкин, болай эшләгәндә, ул быел ук җиләк тә бирәчәк.
Кырау төшүе көтелгәндә, бакча җиләге түтәлләрен һәм кырауга чыдамсызрак башка төр культураларның өстен камыш яки пленкалар белән каплыйлар.
Майның икенче яртысында кәбестәнең соң өлгерешле сортларына (Подарок, җирле Клыков) туфрак әзерлиләр һәм аларны алда күрсәтелгән тәртиптә утырталар.
Инде үсеп килә торган культураларның рәт араларын йомшарталар, тамыразыкларның (кишер, чөгендер һ.б.) шытымнарын сирәклиләр, иртә өлгерешле яшелчә культураларын органик һәм минераль ашламалар белән тукландыралар. Бәрәңгене тишелеп чыкканчы һәм тишелеп чыкканда тырмалыйлар. Төрле борчаларга, кәбестә, суган һәм чөгендер чебеннәренә каршы бу корткыч бөҗәкләр зарарлый торган үсемлекләрне үлән төнәтмәләре, химик препаратлар белән эшкәртәләр.
Батун суган, күп яруслы суган, редис, рәваҗ, салат һәм шпинатның тәүге уңышларын җыеп алалар. Беренче тапкыр уңышын кисеп алганнан соң күпьеллык суган, рәваҗ һ. б. яшелчә культураларын тукландыралар, рәт араларын эшкәртәләр.
Әгәр дә май ае коры торса, яшелчә культураларын, туфрак җилләгән саен, бу айда берничә тапкыр сугарырга туры килә, бигрәк тә кәбестә, кишер, чөгендер һ.б. культуралар сугаруга таләпчән. Әгәр дә бакча җиләге кишәрлекләрендә корып коелган бутоннар күрсәгез (аларны кура, бакча җиләге коңгызлары зарарлаган), җыеп алып яндырыгыз яисә кайнар суга салыгыз.
Майның икенче яртысы — җылы яратучы культураларга (кыяр, помидор, карбыз, кавын, кабак, ташкабак һ.б.) туфрак әзерләү вакыты (туфракны эшкәртәләр, ашлыйлар, тигезлиләр). Шушы ук вакытта кыяр чәчәргә яисә рассадаларын ачык грунтка (пленка астына) күчереп утыртырга, ә 25 майдан соң помидор рассадаларын шулай ук ачык грунтка күчереп утыртырга мөмкин.
Майда шулай ук теплицалардагы кыяр һәм помидорларны карап үстерү мәшәкатьләренең бөтен комплексын башкаралар. Кояш белән җылытыла торган пленкалы язгы теплицаларда май урталарына кадәр кыяр, помидор рассадаларын утыртуны төгәллиләр.
Парникларда исә рассада һәм барлык башка яшелчәләрне карап үстерүне дәвам иттерәләр. Шул ук вакытта май башында ачык грунтка утырту өчен кавын, карбыз, ташкабак орлыкларын туклыклы кубик яисә стаканнарга чәчәләр.
Майның башында салкын рассадникларга чәчкен (рассада) алу өчен кәбестәнең уртача өлгерешле сортларын (Слава, Осенняя Грибовская һ.б.) чәчәләр.
Майның беренче ункөнлегендә помидорны парникларга һәм пленкалы каркасларга күчереп утыртуны төгәллиләр.
Икенче рам әйләнешенә әзерләнгән парникларга кыяр һәм помидор күчереп утырталар.
Кыяк суганны, яшел культураларны парниклардан җыеп алалар һәм кыяр җыюга керешәләр.
Ачык грунтка утырту өчен соң өлгерешле кәбестәнең һәм помидор рассадаларын сайлап алалар.
Саламнан эшләнгән матларны һәм җылыту өчен әзерләнгән башка япмаларны киптерәләр һәм кыек асларына яки сарайларга җыеп куялар.
Нет комментариев