Теләче Информ

Пекин кәбестәмә ни җитми?

Чистайдан Роза Ибә­туллина пекин кәбес­тәсеннән рәтле уңыш үстереп ала алмавы турында зарланып хат язган. “Җәй җиттеме, пекин кәбес­тә­ләрем дәррәү чәчәк атарга керешә, ел саен хезмәтем бушка китә. Түтәлем кояшлы урында, су сибәм, ашлыйм, ә кәбес­тәләрем баш ясамыйлар. Җитмәсә, аларга көтүләре белән вак корткычлар ябырыла, эчләренә лайлачлар кереп тула. Кайда нинди хата җибәрүемне аңлый алмыйм. Бәлки мин белмәгән берәр сере бардыр? Шул хакта “Татарстан яшьләре”ндә тәфсилләп аңлатып язсагыз иде”, — дигән ул.

Чагыштырмача талымсыз, тиз өлгерүчән, организм өчен бик файдалы пекин кәбестәсен карап үстерү технологиясенә килсәк, ул — редис, дайкон сыман кыска көн үсемлеге. Шунлыктан аны сезонга ике мәртәбә чәчеп үстерү отышлы. Уңышыннан җәй башында авыз итү өчен, бер өлешен иртә язда — 15-20 апрельдә чәчсәк, кышка саклауга кую өчен үстерелә торганын 20 июльдән 10 августка чаклы утыртырга кирәк. Голландия гибридлары отышлырак, алар чәчәк атарга ашыкмый, башлары тыгыз, сусыл, эре була. Пекин кәбестәсенең 40-55 көндә үсеп җитә торган — иртә өлгерешле, 55-60 көндә баш ясаучы, 60-80 көндә генә үсеп җитүче сортлары була. Иртә язда чәчү өчен беренче төркемгә кергәнен, ә кышка саклауга куярга ниятләсәгез, соң өл­герешлесен үстерү зарур. Иртә өлгерешле­ләре тизрәк җитешсен өчен, кәлшәләрен өйдә үстереп чыгып яки орлыкларын март азагында теплицага яки парникка чәчеп, рассаданы күчереп утыртырга була. Ә көзге сортларын турыдан-туры түтәлгә чәчеп үстерәбез. Кәбестә кәлшәсе күчерүне авыр кичерә. Пикировка вакытында тамырлары зарарланмасын өчен, аларны торфлы таблеткаларга яки күп оялы пластик кассеталарга чәчү отышлы.

Пекин кәбестәсе су һәм һаваны әйбәт үткәрә торган көпшәк туфракны ярата. Кәлшәләр өчен состав әзерләгәндә, 1:2 нисбәтендә черемә һәм кокос субстраты кулланырга, яисә бертигез күләмдә кәсле туфрак һәм торф алырга туры килә. Орлыкларны дымлы субстратка 1 см тирәнлеккә күмдереп чәчә­без. Өстенә пленка каплап, караңгы җылы урынга куябыз. Гадәттә 2-3 көн­нән шытымнар күренә. Кәбестә тишелә башлауга, савытны салкынча якты тәрәзә төбенә куябыз. Суны чамалап кына сибәбез, юкса нәни үскеннәрне караяк чире кырып салачак. Түтәлгә күчерергә 3-4 көн кала су сипмибез. 4-5 чын яфрагы үсеп чыккан 25-30 көнлек рассаданы түтәлгә күчерәбез. Пекин кәбестәсе кояшлы урынны үз итә. Узган җәйдә суган, сарымсак, кыяр, бәрәңге, кишер үскән түтәлләр кәбестә өчен аеруча яхшы. Түтәлдәге утырту чокырлары бер көрәк тирәнлегендә 25-30 см ара калдырылып ясала, рәт аралары да шулчаклы булса әйбәт. Һәр ояга ярты литр черемә яки компост, 2 аш кашыгы көл салып, туфракның өске уңдырышлы катламы белән катыштырып, әйбәтләп болгатабыз. Мулдан сугарабыз. Өстенә ашламасыз туфрак сибеп, кәлшәләрне чокырга җайлап урнаштырабыз. Тамыр муентыгына чаклы күмеп, төпләренә янәдән су сибеп, черемә яки торф, иске пычкы чүбе белән мүлчәлибез. Орлыкларны турыдан-туры чәчкәндә, 1 сантиметрга дымлы туфракка күмдереп, өстенә көл сибеп җибәрәбез. Кәбестәләр тишелеп чыкканчы өсләренә тукыл­маган материал каплап торабыз. Гадәттә 4-7 көннән тишелеп чыгалар. Пекин кәбестәсе дым, яктылык һәм беркадәр салкынча һава торышын ярата. Аның өчен иң әйбәт температура — плюс 15-20 градус.

Мин пекин кәбестәсен язын 30 нчы номерлы, көзен юкарак ак төстәге тукылмаган материал астында үстерәм. Япма аларны язын кыраулардан, августта кызу кояш нурларыннан, иң мөһиме — әвернә чәчәкле үсемлекләрнең үзәгенә үтүче корткыч борчалар һөҗүменнән саклый. Пекин кәбестәләрен атнага бер-ике мәртәбә җылы су белән әйбәтләп сугарабыз, төпләрендәге мүлчә, өсләрендәге япма дымны озаграк сакларга ярдәм итә. Кәлшәләрне күчереп утырткач, ике атнадан соң тукландыра башларга ярый. Ун көнгә бер мәртәбә, 1:10 нисбәтендә су белән сыеклаган сыер тиресе, тавык тизәге (1:20) ачыткыларын, үлән төнәтмәләрен (1:9) чиратлаштырып, һәр төпкә 1 литр күләмендә сибәбез. Ашларга бер көн кала, кичтән яхшылап сугарабыз. Күчәннәре әйбәт формалаша башласын өчен, 2 г бор кислотасын 1 л кайнар суда эретеп, шуны 9 л салкын суга салып болгатып, кәбестәләрнең өсләренә бөркибез. Эремәнең артып калганын чәчәк атучы теләсә-кайсы яшелчәгә сибәргә ярый. Түтәлне чиста су белән сугаргач, кәбестәне корткычлардан саклау һәм минералларга баету өчен, төпләренә көл сибеп җибәрәбез. Әвернә чәчәклеләр борчасы кәбестәне исе буенча эзләп тапмасын өчен, пекин чибәркәйләрен томат, бәрәңге, кыяр, суган, сарымсак бе­лән аралаштырып утыртучылар бар. Кәбес­тәгә корт төшсә, кешеләр өчен зыянсыз “Фитоверм”, “Битоксибациллин” биопрепаратлары белән эшкәртергә, кәбестәләрнең өс­тенә тәмәке тузаны катыш көл сибәргә ярый.

Реклама

Яз чәчелгән кәбестә озак сакланмый, аны кирәк булган саен кисеп кереп, җәй уртасына чаклы ашап бетерәбез. Кәбестәне кышка саклау өчен чәчкән булсагыз, октябрь уртасына кадәр җыеп алмагыз, ул минус 4 градус салкынга чыдам. Азык пленкасына әйбәтләп төрелгән тыгыз башлы кәбестәләр плюс 5-7 градус температуралы базда яки җылытылган лоджиядә Яңа елга чаклы бик әйбәт саклана.

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

http://www.tatyash.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: