Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Һәр төпкә - 5әр литр!

Июльнең икенче яртысы һәм август ае – томат өчен авыр чор.

Эссе, коры, чирләре тагы... Мескен үсемлекләр кайвакыт уңыш бирү турында түгел, ә ничекләр исән-имин калу турында гына уйлана кебек. Шуңа күрә хәзер бакчачының бурычы – аларның кәефсезлеген шундук сизеп, вакытында ярдәм итү.

Помидорланмый

Карап торышка куагы матур гына, чәчәктә, тик помидорлары гына юк.

Сәбәбе. Кагыйдә буларак, һава температурасының кирәген­нән артык югары булуы. Аеруча теплицаларга хас күренеш: бу чорда кояш үсемлекләрнең ки­рәген биреп кыздыра. Һава температурасы 32 градустан артып киткәндә, чәчәк серкәләре юкка чыгып, үсемлек серкәләнмичә кала. 

Ярдәм. Иң элек көн саен иртән теплицаның барлык форточкалары һәм тәрәзәләрен ачып, үтәли җил өчен шартлар тудырырга кирәк. Ә кичен – ябып куярга. Икенчедән, үсемлекләргә күләгә ясарга. Моның иң гади ысулы – теплица өстенә юка ак тукыма кап­лау. Аның аркылы яктылык үтә, әмма кояш пыяла яки поликарбонат аша кыздыргандай “үтереп” кыздыра алмый.Ә инде ачык туфракта эсседән котылу чарасы – су сибү: атнага бер тапкыр һәр куак төбенә кимендә 5әр литр! Шуннан туфракны салам яки печән белән кап­лап кую әйбәт (чүп үләннәрне дә җәеп куярга була, алар бер-ике көн эчендә кибә). Болай эшлә­гәндә, туфрак бик нык җылынмый һәм үсемлекләр тирәсендәге һава температурасы берникадәр кими.

Үсми

Бик еш очрый торган тагын бер проблема – помидорлары бар, әмма чия яки әстерхан чикләвеге зурлыгыннан артмый.

Сәбәбе – дым җитмәү.

Ярдәм. Яхшылап су сибәргә. Тик, кайбер бакчачылар кебек, көн саен аз-азлап түгел, ә нәкъ менә атнасына бер тапкыр һәр төпкә 5әр литр! Әлеге дә баягы – дым тиз генә парга әйләнеп югалмасын өчен, түтәлне мүлчәләргә кирәк.

Үзе – эре сорт, ә үзе вак

Үсемлекнең кайбер эре сортлары 200-300 грамм, кай­берлә­ре – ярты һәм хәтта берәр ки­ло авырлыктагы помидорлар би­рә. Җитештерүче, әлбәттә инде, бу хакта орлык пакетында күр­сәтер­гә онытмый. Бакчачы­лар­га исә шул гына кирәк: мон­дый орлык­ларга ябырылырга гы­на тора алар. Тик менә үсемлек­тә авырлыгы 100 граммнан арт­маган помидорларның эленеп торуын күргәч, алдап саткан­нар, каһәр, дип сукрана башлый­лар. Әмма бу – дөрес фикер түгел.

Сәбәбе бер генә – ул да булса, дөрес карамау. Эре сортлы үсем­лекләр үзләренә карата зуррак игътибар һәм шактый гына белем таләп итә.

Нәрсә эшләргә? Беренчедән, яхшылап тукландырырга: ашлама микъдары гадәти сортларныкыннан 1,5-2 тапкыр күбрәк булырга тиеш.

Икенчедән, дөрес үстерергә. Мондый үсемлекләрнең барлык “үги” ботакларын кисеп, нибары бер генә сабак калдырып үстерергә. Беренче чәчәкләрен дә һич кызганмыйча өзеп ташларга – алар үсемлекнең барлык туклыклы матдәләрен суырып тора. 3-4 помидорлы ботаклар пәйда булуга, куак үзенең бөтен көчен үсүгә түгел, ә помидорларын өлгертүгә бирсен өчен, өстен чеметеп йолкырга (соңгы ботагы өстендә 2-3 яфрак калдырып). Эре сортлы томатларның “үги” ботакларын кимендә атнага бер тапкыр йолкып торырга.

Өченчедән, мондый томатларга суны күбрәк – һәркайсының төбенә берәр чиләк сибәргә. Помидорлары өлгерә башлагач, сынып төшмәсен өчен, ботакларын да бәйләп куярга.

Өлгерми

Кайвакыт помидор тиешле зурлыкка җитеп, куагында тәл­гәшләнеп эленеп тора, әмма кызармый.

Сәбәбе – җылы җитмәү.

Ярдәм. Һава торышына йогынты ясый алмыйбыз анысы. Әмма томатларның пешүен тиз­лә­тү мөмкинлеге бирердәй ысуллары бар. Тамырларын кузгату. Таби­гать­тә шулай яратылган: ниндидер зыян килүгә, үсемлек, эзсез югалмас өчен, нәсел калдырырга ашыга. Тамырларын кузгатканда, үсемлек, барлык файдалы мат­дәләрен помидорларга җибәреп, аларның кызаруын тизләтә. Моны болай эшлиләр: сабагының түбәнге өлешеннән тотып, үсем­лекне бераз гына өскә тартып куялар. Оста бакчачылар гадәттә җәй ахырларында – куактагы яшел помидорларның табигый рәвештә пешеп өлгерә алмауларын аңлагач, шушы ысулны куллану ягын карыйлар. Сабакны кисү. Тамырларын кузгаткандагы кебек, бу очракта да томат тизрәк өлгерәчәк. Мо­ның өчен сабакның төбеннән буйга 7-10 сантиметр озынлыкта уенты ясап, шуңа агач таяк тыгып куялар.

Фитофтора дигән бәла

Помидорларның авырулары болай да аз түгел, тик монысы – иң куркынычы. Бер-ике атна эчендә бөтен уңышны юк итәргә мөмкин ул. Авыруның беренче билгеләре – көрән таплар пәйда булып, яфракларның бөтерелеп килүе. Шуннан инде помидорларда да коңгырт төстәге таплар пәйда була башлый.

Сәбәбе бер генә – һава яки туфракның артык дымлы булуы. Фитофтора еш кына җәйнең икенче яртысында, яңгырлар күпкә китә башлагач һөҗүм итә. Әмма ул суны дөрес сипмәгәндә дә килеп чыгарга мөмкин.

Ярдәм. Иң элек, тукландырып, үсемлекләрнең иммунитетын ныгытырга. Иң яхшысы – яфракларына бор кислотасы эремәсе (10 литр суга 1 чәй кашыгы исәбен­нән) бөркү. Дөрес итеп су сибү бик мөһим. Кичкә таба туфрак өсте кипшереп калсын өчен суны иртән сибү кирәк. Яфракларына тидермәскә, бары тик төбенә генә! 

 

Фото:https://pixabay.com

http://saby-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев