Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Роза гөлен корткычлардан керосин коткара (КИҢӘШЛӘР)

Бүген һәр бакчада диярлек роза чәчәге үстерелә. Чәчәкләр патшабикәсе саналган роза нәзберек гөлләр рәтенә керә, шуңа да ул үзенә шактый игътибар таләп итә. Чәчәккә бөреләнгән чагында аңа бигрәк тә үсемлек бетләре (тля) ияләшә. Колонияләр булып роза куагының ботакларына, яфракларның аскы өлешенә урнашалар да алардагы сокны суырып, тиз арада үсеп үрчи...

Бүген һәр бакчада диярлек роза чәчәге үстерелә. Чәчәкләр патшабикәсе саналган роза нәзберек гөлләр рәтенә керә, шуңа да ул үзенә шактый игътибар таләп итә.

Чәчәккә бөреләнгән чагында аңа бигрәк тә үсемлек бетләре (тля) ияләшә. Колонияләр булып роза куагының ботакларына, яфракларның аскы өлешенә урнашалар да алардагы сокны суырып, тиз арада үсеп үрчи дә башлыйлар. Алар һөҗүм иткән куаклар начар үсә, яфраклары бөтерелеп килә һәм коела, чәчәк бөреләре ачылмый да кала. Үсемлек бетләре ашаган куак кышкы салкыннарга да тиз бирешә.

Алардан котылу өчен, кайбер бакчачылар керосинга су кушылган эретмә файдалана. Ун литр суга 2 грамм керосин салып болгатасың. Түбәндәге төнәтмә дә файдалы. 300 грамм вак­лап туралган суган яки сарымсакка 400 грамм помидор яфрагын өч литрлы банкага тутырабыз. Су кушып, алты сәгатькә җылы урынга куябыз. Соңыннан төнәтмәне яхшылап болгатып, марля аша сөзәбез дә ун литрлы чиләккә бушатабыз. Чиләк тулганчы су кушабыз. Төнәтмә үсемлек ботакларына яхшылап ябышып калсын өчен, 40 грамм сыек сабын кушабыз. куакларны әлеге төнәтмә белән җиде көн саен биш тапкыр эшкәртәбез.

Роза гөлләре өчен тагын бер куркыныч корткыч - пәрәвез талпаны. Ун литр суга 30 грамм карбофос салып сипсәгез, пәрәвез талпанын да җиңәрсез.

Майдан алып августкача очып йөрүче бронзакның да (чәчәк серкәләре белән тук­ланучы коңгызларның бер төре) күзе роза чәчәгенә төшми калмый. Ул чәчәкләрнең таҗларын ашый. Бигрәк тә ачык төстәге чәчәкле куакларга ияләшә ул. Аны исә иртән, чәчәкләрдә бер селкенмичә утырган ва­кытларында җыеп алырга кирәк.

Роза гөле авыруларга да тиз бирешүчән. Әйтик, ончыл чык дигән гөмбә авыруына. Әлеге авырудан түбәндәге катнашма булыша: бер аш кашыгы содага бер бал кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык, бер аш кашыгы үсемлек мае, бер төймә эретелгән аспирин һәм 4,5 литр су салып, куакка сибәбез.

Ончыл чык төшкән куакның яфраклары саргая, шиңә башлый. Тәҗрибәле бакчачылар күгәргән печәннән ясалган сыеклык та куллана. Бурсыган печән өстенә су салабыз да ике-өч тәүлек тотабыз. Соңыннан өч тапкыр сибәбез.Бер атна сибәбез, бер атна ял иттерәбез. Шул рәвешле алты атнага сузыла. Ончыл чыкка каршы тагын бер чара: ун литр суга ун мл зеленка, ике литр сөт һәм биш грамм мочевина салып, килеп чыккан сыеклыкны үсемлеккә сибәбез. Сезон эчендә өч тапкыр кабатларга мөмкин, шулай ук атналап чиратлаштырасы була.

Моннан тыш, язын һәм ­көзен куак тирәсенә агач көле дә сибәргә кирәк (бер квадрат метрга 100-120 грамм исәбеннән).
Кара тап (марсонина) дигән гөмбә авыруы шулай ук роза куагы өчен куркыныч тудыра. Аны тану авыр түгел, куакның яфракларында төрле зурлыктагы кара-коңгырт таплар барлыкка килә. Ул бигрәк тә җәйнең икенче яртысында күренә башлый. Кайбер очракларда яфрак­лар бөтенләй каралып китеп кибәләр һәм коелалар. Споралары, гөмбәчекләре яфракларда калып кышлый да. Кара таптан котылу өчен, яфракларын җыеп алып яндырырга кирәк.

Әгәр дә роза яфракларында сары-әфлисун төсендәге таплар күренсә, бу - тутык авыруы (ржавчина) таралган дигән сүз. Әлеге авыру бигрәк тә җылы һәм дымлы яз килгәндә була. Аның аркасында чәчәкнең вегетатив органнары функциясе бозыла. Мондый очракта зарарланган яфрак­ларын, бөреләрен җыеп яндырыгыз. 100 грамм кер сабынына 9 литр кайнар су салабыз. Икенче бер савытта бер литр суда ун грамм бакыр купоросын эретәбез. Ике эремәне бергә кушып, куакка сибәбез. Ясалган катнашманы тиз арада сибәргә кирәк, югыйсә ул катып килә.

Тагын бер киңәш: август ахыры-сентябрь башында роза куагына суны күп сипмәскә кирәк. Дым күп булгач, ул тагын да үсеп китеп, чәчәккә бөреләнә, әмма алар өлгерми кала һәм салкынга тиз бирешә.
Гадәти җәй көннәрендә суны атнага бер тапкыр сибегез. Җәй эссе килсә, атнага ике тапкыр да ярый. Нормасына килгәндә, бер куак төбенә - бер чиләк җылы су. Суны яфракларына тидермичә, тамырына сибәргә тырышыгыз.


Энҗе Гафурова, Татар төбәкара ветеринария лабораториясе федераль дәүләт бюджет учреждениесе

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев