Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Суганны җыймадыгызмы әле?

Кайчан җыярга икәнен беләсезме?

Суганны сабаклар яткач һәм саргая башлагач җыю зарур.
Гадәттә, ул август башына туры килә, ләкин кайвакытта, яңгырлар аркасында, аларның үсеше озаккарак сузыла, шуңа күрә җыеп алу вакыты да күчерелә. Ләкин шулай да суган җыюны озакка сузарга ярамый, чөнки яңгырлар вакытында яңа тамырлар барлыкка килергә мөмкин.
Кайбер бакчачылар суган тизрәк өлгерсен өчен, сабакларны махсус рәвештә егалар. Әмма болай эшләргә ярамый, чөнки суган муентыгы зарарлана һәм аңа сабактан туклыклы матдәләр килү туктала. Өстәвенә, сынган муентык аша төрле йогышлар керергә мөмкин.
Җыеп алган суганны чистарталар да, түтәлдә яки җилләтелә торган коры урында киптерәләр, һава җылылыгы 25-30 градус булса яхшырак. Кыяк калдыкларын өзәргә ярамый — туклыклы матдәләр суганның өлгереп җитүенә ярдәм итә. Аннары 2-4 атнадан соң юан, ачык муентыклы һәм зарарланган төпле суганнарны аралыйсы гына кала.
Черемәсен өчен суган өстенә төелгән акбур (10 килограммга 200 грамм) сибәргә мөмкин. Суганны якынча 0°С лы коры бинада башка яшелчәләрдән ераграк урында саклыйлар.

http://almet-rt.ru
 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X