Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Теплицада помидорга салкын тимәсен, дисәң

Бакчачылар аны саклау серен яхшы белә.

Башка елларда теплицага помидор, борыч үсентеләрен апрель урталарында чыгарып утырта торган идек, бу вакытта алар гөрләп үсә иде, дисезме? Тәҗрибәле бакчачылар - тышта буранлап кар явамы, җил котырамы — табигать көйсезлегеннән куркып тормый. Күпләр теплицага үсентеләрне язның алдаткыч җылы көннәрдә үк чыгарып утыртты инде. Кичә-бүген булган кыраулар, һава температурасының төнлә 6 градуска кадәр төшүе дә теплицадагы помидорларга зыян салмаган. Сере нидә дисезме?

Беренчедән, теплицагыз яхшылап җыелган булырга, анда бер генә тишек тә, ягъни җил үтә торган урын да калмаска тиеш.

Икенчедән, теплицада һәрвакыт зур савытлар белән су торырга тиеш, салкында ул җылы бүлеп чыгара.

Өченчесе, иң мөһиме, үсентеләр өстенә тагын бер-ике кат спанбонд (ак тукыма) ябарга кирәк. Мөмкинлек булса, төнгелеккә җылыткыч куярга була.

Тагын бер шарты бар: иртән кояш нурлары яктырта башлау белән һәр үсенте төбенә җылы су салып чыгыгыз. Бу яшелчәләрдә төнлә кичергән стрессны бетерә.

kiziltan.rbsmi.ru

pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X