Теләче Информ

Теләче районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Җирдә тынычлык өчен

Бүген район мәдәният йортында “Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән районкүләм сәнгать фестивале кысаларында район Сәнгать мәктәбе укучыларының “Җирдә тынычлык өчен” дип исемләнгән концерты булып үтте.

Халык уен кораллары ансамбле чыгышы (җитәкчесе - якташыбыз, Арча педагогия көллияте укытучысы Флорид Гасыймов)  белән башланып киткән әлеге концерт та, өлкәннәрнеке кебек, аерым башкаручыларның, вокаль ансамбльләрнең сугышчан җырлары, шигъри аһәңнәре,  хореографик коллективларның дәртле биюләре белән истә калды.  

Моннан берничә сәгать элек  кенә булып узган тамашага “Пушкин картасы” белән дә керү мөмкинлеге бар иде. Билет сатудан кергән акчалар Украинада махсус хәрби операциядә булган якташларыбызга гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк. Балалар концерты турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укырга мөмкин.

Фәнил Гаязов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев