Балалар һәм яшьләр концерт куйды
337
0
Бүген район мәдәният йортында “Созвездие - Йолдызлык” XXV ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона турында һәм гала-концертта катнашкан балалар һәм укучы яшьләр концерты булып узды.
Исегезгә төшерәбез, мәртәбәле фестивальнең зона туры 21-23 март көннәрендә Биектау районының Бөреле бистәсе мәдәният йортында үткәрелгән иде. Анда Саба, Балтач, Кукмара, Арча, Теләче, Балтач һәм Биектау районнарының яшь талантлары көч сынашты. Быелгы фестиваль Бөек Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елына һәм “Созвездие - Йолдызлык” фестиваленең (хәрәкәтенең!) 25 еллыгына багышлап үткәрелде.
“Пушкин картасы” белән дә тамаша кылып булган концертта яшь сәнгатькәрләребез биеделәр дә, җырладылар да, сәнгатьле итеп шигырьләр дә сөйләделәр. Яшь талантларны район башлыгы Айрат Фатхуллин тәбрикләде – Диломнар һәм бүләкләр тапшырды. Түбәндәге фоторәсемнәрдә сез әлеге кабатланмас мизгелләрне күрәсез. Чара турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укырга мөмкин.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев