Теләче Информ

Теләче районы

18+
Бөек Җиңүгә 80 ел

Гаиләләр актив катнашты

Авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлап үткрелүче “Алар даны мәңгелек” дип исемләнгән сәнгать фестивале концертлары уңышлы дәвам итә. Аның чираттагысы, 18 март көнне, Шәтке авылы мәдәният йортында узды.

Әлеге концерт мәктәп укучыларының, укытучыларның һәм аерым гаиләләрнең актив катнашуы белән истә калды. Мисал өчен, Мозаффаровлар, Рәхимовлар, Якуповлар һәм Вәлимөхәммәтовлар шундыйлардан. Укучылар, укытучылар үзләренең чыгышларында авылдашлары, танылган язучы Сәйдә Зыялының әдәби әсәрләрен төрле формада иркен файдаландылар.

Шәтке мәдәният йортында узган фестиваль концерты турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев