Халыкара акция узды
Бүген ике мәйданчыкта - район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре белән Теләче урта мәктәбендә “Җиңү диктанты” дип исемләнгән Халыкара акция узды.
Быелгы чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына багышлап үткәрелде. Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәрендә үткәрелгән акциядә муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин да катнашты һәм чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул чараның биниһая зур әһәмияткә ия чара булуы турында әйтеп, бирегә килүчеләрне тарихи вакыйгада катнашулары белән котлады.
Шунысы игътибарга лаек, чарада җитәкчеләр, район активы, укытучылар, мәктәп укучылары һәм китапханәчеләр белән беррәттән, Теләче урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рәсип Гатиятов җитәкчелегендәге “Яшь армия” сугышчылары да катнашты. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышына кагылышлы вакыйгалар, тарихыбыз буенча белемнәрен тикшерделәр.
Чараны герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләре белән яшь нәфис сүз остасы, Балыклы авылы егете Сәет Кәримов бизәде. Быел “Җиңү диктанты” Халыкара акциясе дөньяның 80 илендә 30 меңнән артык мәйданчыкта узды. Бу акциянең җиүчеләренә 9 май көнне Мәскәү шәһәрендә узачак традицион Җиңү парадында катнашу өчен чакыру билетлары тапшырылачак.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев