Сәнгать фестивале концертлары төгәлләнеп килә
537
0
Районда Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан игълан ителгән “Алар даны мәңгелек” сәнгать фестивале концертлары төгәлләнеп килә.
Мәсәлән, аның оешма-предприятиеләр арасында үткәрелеп килгәнен, 10 апрель көнне, район үзәк хастанәсе коллективы төгәлләде. Һәрвакыттагыча, табиб һәм шәфкать туташларыбызның чыгышы тамашачы белән шыгрым тулы залда узды.
Халыкчан итеп әйтсәк, залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Концертта җыр-биюләр белән беррәттән, театраль күренешләргә, монологларга да урын күп булды. Башкаларыннан аермалы буларак, концертта Сослангер лагеры, Теләче җирлегендә һәлак булган очучылар язмышы кебек кабатланмаган темалар да калку күтәрелде.
Концерт турында “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз. Авыл җирлекләре арасында барган бәйгегә 12 апрель көнне Баландыш авыл җирлеге үзешчәннәре нокта куячак.
Фәнил Гаязов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев