Ветеранны туган көне белән тәбрикләделәр
Бүген Олы Мирәтәк авылында туып үскән, бүгенге көндә Олы Нырсы авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Писарев Алексей Ивановичка 99 яшь тулды.
Алексей Иванович " Большевик" колхозында бригадир булып эшли. Яшь булуына да карамастан Бөек Ватан сугышында катнаша, икенче дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены белән бүләкләнә. Сугыштан соң да колхозда эшләвен дәвам итә. Лаеклы ялга чыккач кыр эшчеләренә ашарга чыгаруда хезмәт куя. Ветеранны Шәтке авыл җирлеге коллективы, мәдәният хезмәткәрләре,Шәтке урта мәктәбе укучылары котладылар. Тәбрикләү сүзе белән Шәтке авыл җирлеге башлыгы әлеге чараны ачып җибәрде, ветеранга чәчәк һәм истәлекле бүләк тапшырды. Мәктәп укучылары концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев