2 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Биектауда кеше сөякләре тапканнар
Җир казыган вакытта, эшчеләр 2,5 метр тирәнлектә кеше сөякләренә тап булалар. Чыпчык авылында җир астыннан ике кешенең сөякләрен тапканнар. Беренчел фаразларга караганда, әлеге сөякләр моннан берничә дистә еллар элек күмелгән ике баланыкы, йә булмаса ана белән баланыкы булырга тиеш. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә.
-
Компьютер уены аркасында бер бала үлгән
Ул 22 көн буе онлайн-уен уйнаган. Башкортостан республикасының Учалы районында 17 яшьлек үсмер егетнең компьютер уены уйнап аңсыз калуы билгеле булды. 22 көн буе бер үк уенны уйнаган әлеге үсмергә табиблар ярдәм итә алмый. Ул вафат була. intertat.ru
-
Якташларыбыз моңы. Айнур Каюмов
{music}images/stories/audio/1.mp3{/music}
-
Кабул итү булачак
4 сентябрь көнне 12.00 сәгатьтә район хакимияте бинасында ТР Дәүләт Советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведевның республика буенча җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Т.В.Воропаева тарафыннан халыкны кабул итү булачак. Адрес: Ленин урамы, 46 йорт. Белешмәләр өчен телефон - 21-0-37.
-
Иң югары уңыш - “Алан”да
1 сентябрь көнне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүген районда игеннәрнең 15% ын гына җыеп аласы калды. Җаваплылыклары чикләнгән "Игенче", "Алан", "АгроЛак" ширкәтләре төгәлләде инде. Һәр гектардан уртача иген чыгышы район буенча 21,1 центнер тәшкил итә. "Алан"да бу күрсәткеч 30,1, "Игенче"дә 25,2, "АгроЛак" та 19 центнер
-
Теләчедә кабат җитәкчеләр алмашына
Шушы көннәрдә районда өч яңа җитәкче билгеләнде. Теләче районы полиция бүлеген хәзер Айдар Фоат улы Хәйретдинов җитәкләячәк. «ФОРПОСТ» яшьләр үзәгендә дә яңа җитәкче - Наил Әнәс улы Сәләхов, ә «Росгосстрах Татарстан» ААҖнең Теләче районы филиалына яңа директор итеп Заһир Таһир улы Хадиев билгеләнде.
-
Матурлыктан күзләр камаша
29 август көнне Теләче урта мәктәбе янәшәсендә Парк һәм скверлар елы уңаеннан төзелгән паркны ачу тантанасы булды. Аны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыйкова, район активы Һәм Теләче урта мәктәбе укучы-укытучылары катнашты
-
Уяу күршеләр коткарган
23 август көнне Иске Карабаян авылында Герасимовлар гаиләсе хуҗалыгында янгын чыга. Миче нык кызу сәбәпле, мунча яна башлый.
-
Сахалиннар килде
29 август көнне районыбызда Сахалин өлкәсенең эшмәкәрләр һәм фермерлар ассоциациясе рәисе Сергей Ким җитәкчелегендә делегация булып китте. Алар Теләче сәнәгать паркында булып, биредәге эшнең барышы, резидентларның эшчәнлеге һәм переспектив эш планнары белән таныштылар. Районыбыз кунакларын Теләче сәнәгать паркы идарәчесе Айдар Мирсәетов озата йөрде.
-
Гигант биш балык тоткан
Теләче авылында яшәүче һәвәскәр балыкчы Зәкәрия Дәүләтшин өчен бу җәй аеруча уңышлы килгән. Инде ничә ел рәттән үзебезнең Мишә елгасыннан үзе кадәрле җәен балыклары тартып чыгара ул. Хәтерләсәгез, берничә ел элек аның 35 килограммлы балык тотканы турында язган идек инде. Быел тоткан балыклары ваграк, тик саны ягыннан күп. Авгус аенда...