Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Гигант биш балык тоткан

Теләче авылында яшәүче һәвәскәр балыкчы Зәкәрия Дәүләтшин өчен бу җәй аеруча уңышлы килгән. Инде ничә ел рәттән үзебезнең Мишә елгасыннан үзе кадәрле җәен балыклары тартып чыгара ул. Хәтерләсәгез, берничә ел элек аның 35 килограммлы балык тотканы турында язган идек инде. Быел тоткан балыклары ваграк, тик саны ягыннан күп. Авгус аенда...

Теләче авылында яшәүче һәвәскәр балыкчы Зәкәрия Дәүләтшин өчен бу җәй аеруча уңышлы килгән. Инде ничә ел рәттән үзебезнең Мишә елгасыннан үзе кадәрле җәен балыклары тартып чыгара ул. Хәтерләсәгез, берничә ел элек аның 35 килограммлы балык тотканы турында язган идек инде. Быел тоткан балыклары ваграк, тик саны ягыннан күп. Авгус аенда гына да 5 җәен балыгы тоткан Зәкәрия абый. Икесе - 16 кило, калганнары 17, 19, 28шәр килограмм. Гигант балыкларны кармакка тота балыкчы. "Җәен тотуның серен миннән күпләр өйрәнде инде, тик балыкның эләгү эләкмәве бәхет эше", - ди Зәкәрия абый. Ә минемчә, бәхет эше генә түгел, һичшиксез, ничә еллар буе тупланган тәҗрибә, максат белән балыклы урыннарны эзләү, тырышлык һәм омтылыш үзенекен итә. Зәкәрия абыйның сүзләренә тормыш иптәше Фирдәвес ханым кушылды: "Әни исән чакта, балачагыннан ук Зәкәрия күз уңыннан югалса, су буеннан эзләп таба идем, балыкка китү җаен карап кына йөри иде дип сөйли иде". Дәүләтшиннардан балыкны нишләтәчәкләре турында да сорашам, сатып алырга сорап килүчеләр бик күп ди. Сату белән беррәттән, барлык туганнарга да өлеш чыгаралар. Җәен итенең тәме тавык итенә охшаш. Шунысы кызыклы, Зәкәрия абый үзе балык ашарга яратмый икән.
Гомере буе озата килүче әлеге яраткан шөгыле Зәкәрия абый Дәүләтшинга тормыш дәрте өсти. Тоткан балыклары турында хисләнеп сөйләве дә моңа бер дәлил булып тора.
Рәфилә Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев