3 октябрь 2017 яңалыклары
-
Җиңел машина йөртүче 59 яшьлек велосипедчыны бәрдергән.
Мамадыш районында җиңел машина йөртүче велосипедчыны бәрдергән. Велосипедчы үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт Совхоз бистәсенендә, төгәлрәге Каюм Насыйри урамының 10 йорты каршында була. Машина йөртүче тизлекне арттыру сәбәпле, велосипедчыны бәрдергән. Юл һәлакәтеннән соң велосипедчы ашыгыч ярдәм машинасында...
-
Фото: балалар бакчасы эшчесе бетон плитә астында калган
Ремонт эшләре вакытында Казанның "Йолдызкай" балалар бакчасы эшчесе бетон плитә астында калган. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Бу хәл Казанның Ленская урамында була. Зыян күргән эшчене коткаручылар плитә астыннан чыгарып, медицина хезмәткәрләренә тапшырган. Татар Информ
-
«Кайнанам бала көтүемне белгәч, өч көн йортка кертмәде, ач тотты» [тормыш хәле]
Моңа кадәр, картлар йорты диюгә, күңелне өшетерлек шыксыз бина, моңсу, бетмәс сагыш белән тулы карашларын тәрәзәгә төбәгән әби-бабайлар килеп баса иде. Тик Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортына баргач, интернатка булган карашым да, фикерләрем дә үзгәрде. Әлбәттә, монда яшәүчеләрнең һәрберсенең язмышы гыйбрәтле һәм берсе дә бирегә рәхәт тормыштан туеп килмәгән. Араларында...
-
Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген - 3 октябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Төнлә явым-төшемнәр көтелми, көндез республиканың көнчыгыш районнарында урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Һаваның төнлә минималь температурасы республикада - +2..-3, Казанда +1..-1 градус булыр дип...