5 май 2018 яңалыклары
-
Ит рулеты
Кирәкле ингредиентлар: — тавык итеннән филе — 2 кисәк — йомырка — 2шт — кара яки яшел зәйтүн — 1 банка — сыр — 100 гр — майонез — 2 аш к. — он — 2 аш к. — петрушка, укроп Әзерләү: 1. Филены китап формасында кисәбез, ягъни урталай, тик ахырына кадәр түгел. Аннары аны төябез — киң һәм зур булып китсен. Тозлыйбыз, борычлыйбыз, майонез сылап маринадланырга калдырабыз. 2. Бу арада йомыркадан юка гына омлет кыздырабыз. Он да кушыгыз. Ике коймак килеп чыгарга тиеш. Тозлырак тәм йоксынга зәйтүнне өстенә уыгыз. 3. Әлеге йомырка коймагы филе өстенә куела. Аннары — сыр. Хәзер рулет формасында төрә башласак та була. Берегеп торсын өчен тешчистаркычлар, кулинар җепләр белән бәйләргә мөмкин. 4. Онда тәгәрәтеп алганнан соң, май салынган табада кыздырабыз. Сүрән утта, өстен каплап пешерегез. 15 минуттан әйләндерегез. Теләк булганда, 40 минут тирәсе духовкада пешерсәгез дә була.
-
Тоз кабу сөннәтме
Коръән мәҗлесләрендә һәр өстәлгә тоз куела һәм, догалар укыгач, иң элек шул тоздан авыз итәләр, аннан соң гына ашый башлыйлар. Кайбер кешенең өстәлендә бу максатта тоз даими тора. Кайберәүләр, ризыкланыр алдыннан тоз кабу бер гадәт кенәме, дип кызыксына. Өстәлгә тоз кую Мөхәммәд (с.г.в.) нән килгән сөннәт санала. Пәйгамбәребез (с.г.в.) чынлыкта да ашар алдыннан тоз кабып куя торган булган. “Болай эшләгән кеше 360 төрле авырудан имин булыр”, — дигән һәм сәхабәләренә дә тоз кабуны нәсыйхәт иткән
-
Радик Юльякшин нигә өйләнмәвен әйтте.
Күптән түгел Elvin Grey бер интервьюда «Өйләнәсеңме син, юкмы?» дигән сорауга: «Өйләнәм, әлбәттә. Планда бар. Тик әлегә вакыт юк бит», дип җавап бирде җырчы. Узган җәйне интернетчылар Радик Юльякшинны яшь җырчы Гөлназ Асаева белән «өйләндереп» куя язды. Инстаграмда уртак фотолар, туган көнгә зур бүләкләр, концертларда сюрпризлар – болар барысы да Радикның Гөлназга карата булган җылы мөнәсәбәтенең күрсәткече итеп кабул ителде. Әмма Гөлназ үзе Радикка кияүгә чыкмаячагын әйткән иде.