Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хуҗабикәләр колагына

Ит рулеты

Кирәкле ингредиентлар: — тавык итеннән филе — 2 кисәк — йомырка — 2шт — кара яки яшел зәйтүн — 1 банка — сыр — 100 гр — майонез — 2 аш к. — он — 2 аш к. — петрушка, укроп Әзерләү: 1. Филены китап формасында кисәбез, ягъни урталай, тик ахырына кадәр түгел. Аннары аны төябез — киң һәм зур булып китсен. Тозлыйбыз, борычлыйбыз, майонез сылап маринадланырга калдырабыз. 2. Бу арада йомыркадан юка гына омлет кыздырабыз. Он да кушыгыз. Ике коймак килеп чыгарга тиеш. Тозлырак тәм йоксынга зәйтүнне өстенә уыгыз. 3. Әлеге йомырка коймагы филе өстенә куела. Аннары — сыр. Хәзер рулет формасында төрә башласак та була. Берегеп торсын өчен тешчистаркычлар, кулинар җепләр белән бәйләргә мөмкин. 4. Онда тәгәрәтеп алганнан соң, май салынган табада кыздырабыз. Сүрән утта, өстен каплап пешерегез. 15 минуттан әйләндерегез. Теләк булганда, 40 минут тирәсе духовкада пешерсәгез дә була.

"Сабантуй" журналы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев