5 октябрь 2017 яңалыклары
-
Мәктәптә начар укыган өчен алты бала әнисен балаларыннан аерырга җыеналар?
Соңгы вакытта Вәлиевлар гаиләсендә балалардан аерылу турында гына сүз бара. Бу хакта Эфир 24 телеканалы хәбәр итә. - Мин бит әни кеше, ничек инде балаларны миннән аералар? - дип күз яшьләрен тыя алмый Илсөяр ханым. Алты бала - олысына 17, иң кечесенә 5 яшь. - Һәр көнне 3 меңгә азык-төлек...
-
Ул тулаем параличлана, ире дә 4 баласын калдырып чыгып китә, әмма… [тормыш хәле]
Туйда яшь парлар шатлык-сөенечтә, авырлыкта да бергә булырга дип бер-берсенә вәгъдә бирә. Әмма тормыш кайчакта көтелмәгән сынаулар биреп, беренча карашка аерылмас ярларны да аера ала икән. Бергә гомер иткән еллар да, балалар да, биргән вәгъдәләр дә китәм дигән кешене туктата алмый. Нәрсә бу: куркумы, җавапсызлыкмы, әллә мәхәббәтнең беркайчан да булмавының...
-
Татарстанда иртәгә яңгыр көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада 6 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән, көндез урыны белән күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көньяктан искән җилнең секундына 8-13, көндез урыны белән 25 метрга кадәр көчәю ихтималы бар. Татарстанда төнлә минималь һава температурасы - +2..+7, көндез максималь...
-
Единый срок уплаты имущественных налогов -1 декабря 2017 года
Управление ФНС России по Республике Татарстан напоминает, что массовая печать и направление налоговой корреспонденции осуществляется через ФКУ «Налог-сервис» и его филиалы. Поэтому на конвертах с налоговым уведомлением в качестве отправителя указывается именно филиал ФКУ «Налог-сервис», а в самом документе будут указаны координаты налоговой инспекции, в которой произведено исчисление налогов. Пользователям...
-
“Әни, барлык балалар мәктәпкә бара, ә мин нигә укымыйм?”
Шәмәрдән бистәсендә үзенчәлекле балалар төркеме бар. Аларны икенче төрле өйдә торып белем алучылар дип тә атыйлар. Кемнәр соң ул үзенчәлекле балалар? Башка бик күп чордашлары кебек, нигә Шәмәрдән лицеена яки үзләре яшәгән авыл мәктәпләренә йөреп укымыйлар? Әллә җир йөзенә сирәк һәм зирәк акыллы булып туганнары өчен төрле сортларга аерганнармы аларны?...
-
Бүген “Батыр” спорт комплексы базасында районкүләм кул көрәше бара.
Бүген "Батыр" спорт комплексы базасында 2000-2005 елгы егетлар һәм кызлар арасында районкүләм кул көрәше бара.
-
Ашларыгыз тәмле булсын!
Патиссон белән пешкән дөгеле ит чумары рецептын тәкъдим итәм. 500 грамм фаршка 2 зур суган турап салырга, тәменчә тоз һәм борыч сибәргә, 1 стакан дөге салырга һәм кул белән әвәләп шарлар ясарга. Табада кишер белән суганны җиңелчә кыздырырга, ит шарларын тезеп чыгарга һәм күмелерлек итеп шулпа яки кайнаган су салырга,...
-
Юл һәлакәте бүген Алабуга-Чаллы трассасының 4нче километрында булган.
Алабуга районында чит ил машинасы юл читенә төшеп китү аркасында бер кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Юл һәлакәте бүген иртән Алабуга-Чаллы трассасының 4нче километрында була. Юл-транспорт һәлакәте урынында медицина һәм полиция хезмәткәрләре эшли. Татар Информ
-
Кызыл – йөрәкне ныгыта, сары – кәеф күтәрә
Төсләр терапиясе альтернатив медицинаның иң популяр юнәлеше булып тора. Төсләр ярдәмендә дәвалану борынгы заманнардан ук кулланылган. Мисыр, Һиндстан һәм Кытайда төсләр терапиясе, бер фән булып, 1877 елда ук үсеш алган. Белгечләр, төсләр авыруны тулысынча тернәкләндерә, эмоциональ халәтне тулысынча дәвалый, ди. Әмма төсләр файда китерсен өчен, кеше төсләрне тирәннән кабул итә...
-
Энгель Фәттахов Татарстан мөгаллимнәрен Укытучылар көне белән котлады
Татарстан вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан мөгаллимнәрен Укытучылар көне белән котлады. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте җиткерә. Котлауда түбәндәге сүзләр язылган: "Хөрмәтле хезмәттәшләр, хөрмәтле педагоглар, мәгариф оешмалары хезмәткәрләре! Чын күңелдән сезне зур бәйрәм - Укытучылар көне белән тәбрик итәм! Мөгалим эше - дөньяда иң хөрмәтле, авыр...
-
Казанда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр
Бүген Казанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр. Теннис академиясендә аграр тармак хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләр дип көтелә. Бу минутларда төрле районнардан авыл хуҗалыклары рәисләре, җитештерүче предприятие хезмәткәрләре, комбайнчылар, механизаторлар һәм башкалар җыела. 2017 елда иген игүчеләр 5 млн тонна икмәк җыеп алды. 1,4 млн...
-
Рөстәм Миңнеханов "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыятен юбилей белән котлады
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы юбилее уңаеннан Татарстан Президенты котлау юллады: "Чын күңелдән "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләрен юбилей белән котлыйм! Соңгы ун елда компания, ныгып кына калмыйча, бик күп инновацион проектларга башлангыч биреп, яхшы тизлек җыйды. Бүген ул Россиянең әһәмиятле, һәрдаим үсә торган төбәк медиакомпанияләреннән санала, шулай ук...
-
4 яшьлек Арслан Сибгатуллин Максим Галкинны сүзсез калдырды
Интернет челтәрендәгеләрне "Священная война" җыры белән барысын да шаккатырган, Мәскәүнең Кызыл мәйданында Габдулла Тукай шигырен сөйләгән 4 яшьлек Арслан Сибгатуллин телевидениене дә яуларга булган. Күптән түгел генә аны "Беренче канал"да бара торган популяр "Лучше всех!" тапшыруында күрергә мөмкин булды. Тапшыруга нәни артист әнисе - Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры...
-
7 октябрь көнне Теләчедә зур ярминкә үткәреләчәк. Үзәк урамнан транспорт хәрәкәте туктатылып торылачак
7 октябрь көнне Теләчедә, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәреләчәк. Биредә сатып алучыларга авыл хуҗалыгы продукциясе, терлек азыгы һәм көзге нигъмәтләр тәкъдим ителәчәк. Шулай ук ярминкәгә Казан шәһәре, күрше-тирә районнарның сәүдәгәрләре килүе көтелә. Бәйрәмгә килүчеләрнең күңелен үзләренең дәртле җырлары, биюләре һәм шигырьләре белән районыбыз...
-
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән котлыйбыз!
Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең профессиональ, игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә. Кем булуыбызга һәм нинди һөнәр сайлавыбызга карамастан, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы...