7 февраль 2022 яңалыклары
-
Сагыз турында 3 уйдырма
1. «Сагыз чәйнәү ашыйсы килүне баса». Сагыз аппетитны киметми. Авызга сагыз килеп керүгә, селәгәй бүленеп чыга. Ашказаны ризык эшкәртергә әзерләнә башлый. Организмга ризык кермәгәч, ашказаны бушка эшләп утыра булып чыга. Бу исә аның лайлалы тышчасына зыян салырга мөмкин. Гастрит, панкреатит, ашказаны җәрәхәте кебек хроник ашказаны-эчәк авырулары баш калкыткан чорда сагызны бөтенләй чәйнәргә ярамый.
-
Казанда әнисе иренә үч итеп чак кыйнап үтермәгән кызчыкны хастаханәдән чыгарганнар
Казанда яшь ярымлык кызны хастаханәдән чыгарганнар. Аны әнисе иренә үч итеп кыйнаган һәм шуны видеога төшергән. ТР балалар омбудсмены Ирина Волынец үзенең инстаграм-аккаунтында шул хакта хәбәр итә.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган балык тоту ярышы узачак
20 февраль көнне, Теләче муниципаль районының Ключище авылы күлендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, балык тоту буенча турнир узачак.